Никах – иң олысы, әмма ЗАГС мөһере дә булсын. Нурлат районының Бикүле авылында яшәүче дүрт бала анасы Рамилә апа ул-кызларына әнә шундый киңәшләр дә биргән. Бертуган Алия, Зәлия һәм Рафаэль Сафиуллиннарның яз көне Мәскәүдә Бөтенроссия туй фестивалендә катнашуын ишеткән идек. Илнең башкаласында милли туй үткәргән гаилә белән без дә танышырга булдык.
Гаилә ул – …
Рамилә Сафиуллина (дәү әни):
… бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү. Берең әйткәндә, икенчең дәшми тору кирәк. Сабырлык алтын бәясенә тиң. Тормышыбызның төп кагыйдәсе – бер караштан аңлау. Бу сыйфат бездән балаларга күчте, хәзер оныкларны, әти-әниегезнең күзенә генә карап торыгыз, дип өйрәтәбез.
Рафаэль (ул):
… бәхет ачкычы. Бер-береңне ярты сүздән аңлау, бер-береңә таяныч булу.
Зәлия (кыз) һәм Алмаз (кияү) Яруллиннар.
Зәлия:
… бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңә ышану, булышу.
Алмаз:
… таяну урыны, бер-береңнең кадерен югалтмау. Яшь булсак та, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләр, йолаларны саклап яшибез. Ир сүзе, хатын хакы дигән нәрсә дә өстен бездә. Икең бер фикердә булганда яшәү күпкә җиңел. Хатын-кыз тормышта барысына да өлгермәскә мөмкин. Әмма ашарга пешмәгән, идән юылмаган, дип өйдә тавыш чыгарырга ярамый. Әгәр өлгерми икән, булыш, хәленә кер.
Тәрбия
Рамилә – Башкортстан кызы. Ире Гомәр белән 36 ел тату гомер кичергән алар. Тик тормыш иптәше ике ел элек йөрәк чиреннән дөнья куйган. Рамилә апа фермада сыер сауган. Мәрхүм каенана, каенатасы сүзенә колак салып яшәгән. Хәзерге вакытта төп йортта улы Раил, килене Эльвира, ике оныгы белән гомер кичерә. Раил – эретеп ябыштыручы, Эльвира лаборант булып эшләсә, хәзер декрет ялында. Өченче бәбиләрен көтәләр. Әтиләре үлгәч, әниләрен ялгыз калдырмас өчен, төп нигезгә кайтып төпләнгән алар.
Олы улы Рафаэльгә – 36, кечесе Зәлиягә – 23 яшь. Улы Рафаэль һәм кызы Алия гаиләләре белән Уфада яши. Ул-кызлары җиһаз җитештерүче, шәфкать туташы, кибетче кебек һөнәрләрне сайлаган. Килен, кияүләрен дә, төпле кешеләр, дип мактый Рамилә ханым.
– Балалар тәртипле, йөзебезгә кызыллык китергәннәре булмады. Авыл халкыннан сорасагыз, бәя бирерләр. Үрнәк булмасалар, күз буяу өчен генә Мәскәүгә барып өйләнешеп тә булмый бит. Газизләрем бер сүздән, бер караштан аңлый. Дүртесен дә тигез күреп үстердек. Хәзер дә биргән тәрбиябез өчен рәхмәт әйтәләр. Гел булышып торалар, кешегә ярдәм итүнең алар өчен бер кыенлыгы да юк. Бер кәнфитне дүрткә бүлештеләр. Үзләре шундый акыллы булып үсте алар, – ди 61 яшьлек Рамилә апа.
Дөрес, прәннек ашатып кына үстермәгәннәр. Гел тәмлегә, җайлыга гына ияләштерү дә ярамый, тормышның әчесе-төсе дә була бит. Балалар иртән сәгать 6 да торып, мәктәпкә абзардагы бар эшне бетереп киткән. Эшләп үскәннәр, кыскасы. Рамилә апа хәзер дә оныкларын: «Әти-әниегез кайтканчы, өйдәгесен тәртипләп куегыз», – дип өйрәтә.
Улы Рафаэль әйткәнчә, хәзерге заман кешесе гаилә байлыкларын аңлап бетерми. Элек гаиләне саклап, таркатмыйча яшәгәннәр. «Яшьлектә яратып сайлаган парыңны гомер буе яратырга кирәк. Әти-әни безне шулай тәрбияләде. Бер-берегезгә терәк, таяныч, бербөтен булып яшәгез, дип өйрәттеләр», – ди ул.
Татулыкта – көч. Сафиуллиннар өчен нәсел җепләрен саклау – иң мөһиме. Хәзерге заман өчен шунысы кадерле.
– Гаиләбез бик тату. Бер-беребез белән аралашып яшибез. Барлык бәйрәмнәрне дә бәлеш пешереп бергәләшеп үткәрәбез. Туебызны бер көнне үткәрү дә – бердәмлекнең бер чагылышы. Кешеләр безнең бердәм булуыбызга шакката, – ди бертуганнар.
Мәскәүгә барулары көтмәгәндә генә килеп чыккан. Зәлия белән Алмазның «Казан» гаилә үзәгенә гариза бирүеннән башланган ул. Ни өчен әле бергәләп бармаска? Рафаэль бертуганнарына өч пар бергәләп язылышырга тәкъдим итә. ЗАГС хезмәткәрләре исә аларны Мәскәүдә узачак туй фестивалендә катнашырга чакыра. «Россия» күргәзмә-форумы кысасында беренче тапкыр узган чарада 151 пар язылышкан. Моңа кадәр туй үткәрү чыгымлы дип, никах теркәүне гел сузып килгәннәр икән. Ә монда миллилекне күрсәтергә, республиканы ил күләмендә танытырга да җай чыккан. Кәләшләр – Татарстан әләменең ак, кызыл, яшел төсләрендә милли күлмәкләрдән, кияүләр – милли костюмнар, түбәтәйләрдән.
– Өч баланың туен Мәскәүдә гөрләтү – зур горурлык та, гомергә истә калырлык күңелле вакыйга да. Эх, гаилә белән тагын берәр җиргә барасы иде. Туй күлмәкләрен Казанда тегәргә булыштылар. Анысы өчен зур рәхмәт. Яшьләргә тагын бер кат хәер-фатыйха бирү өчен туган-тумачалар, кода-кодагыйлар белән бергәләп бардык. Кызганыч, әтиләре генә күрә алмады, – ди Рамилә апа.
Авылда туып үскәч, Сафиулиннарда туган телне белмәү проблемасы юк. Рамилә апа оныкларына да, татарчагызны беркайчан да онытмагыз, дип әйтеп тора икән.
– Без очрашканда татарча гына аралашабыз. Татар булуым белән горурланам. Шундый зур гаиләдә туып үсүем белән дә бәхетлемен, – ди Рафаэль.
Зәлия ире Алмаз белән Казанда яши. Әле аларның гаилә коруына ярты ел чамасы гына. Алмаз авиация заводында токарь булып эшли. Моннан тыш, шәхси йортларга газ, су, җылылык кертү буенча шәхси эшен дә ачкан.
– Кечкенәдән әти-әни, татарча сөйләшергә кирәк, дип үстерде. Хәзерге вакытта яшьләрнең күбесе русча сөйләшә. Шәһәрдә торып, без дә ияләшеп беттек. Ләкин туган нигезебезгә кайткач, берәү дә рус сүзен кыстырмый. Без беркайчан да телебезне онытмаячакбыз, – ди Зәлия. – Алмазның Халисә әбисе Кәкре Атау авылында абыстай булып торды. Аңа хәзер 86 яшь. Иремнең дә иманы нык. Икебез дә дини кануннар буенча яшәргә тырышабыз. «Иң мөһиме балаларны туган телгә, дингә өйрәтергә кирәк», – ди ирем. Монысы инде үзебездән торачак. Мәскәүдә язылышуыбызга әле дә ышанып бетә алмыйбыз. Өстебездә – татар киемнәре, бар кешенең карашлары безгә төбәлгән. Без – татарлар, дип горурландык. Татарлык ул канда, күңелдә булырга тиеш.
– Әти-әни өйдә гел татарча сөйләшеп үстерде. Әти-әнисенә «мама» һәм «папа» диючеләрне аңламыйм. Үзебез дә кечкенәдән алган тәрбия, тәртип буенча яшәргә тырышабыз. Татарлыкны саклар өчен, гел бер фикердә булырга, мин үз милләтемә, гаиләмә нинди өлеш кертә алам, дип яшәргә кирәк, – ди Алмаз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat