Бүген Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII бөтендөнья конгрессы ачыла. Быел форум «Россия белән бергә» шигаре астында уза. Чараларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми делегациясе катнаша.
Делегация составында – республика Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, республика Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров һәм башка рәсми затлар.
Форум Россиягә карата конструктив карашлы ватандашларны берләштерүгә, аларның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен, тарихи ватаныбыз белән элемтәләрне саклауга, илебезнең борынгы рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклаучы һәм яклаучы буларак имиджын ныгытуга, халыклар арасында үзара аңлашуны һәм дустанә элемтәләрне үстерү максатында милләтара һәм динара татулыкның Россия моделен алга җибәрүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конгресста дөньяның 100 иленнән Россия җәмәгатьчелегеннән 400 дән артык делегат, хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре, эшлекле даирәләр, эксперт җәмәгатьчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VIII бөтендөнья конгрессы пленар дискуссияләр һәм тематик секцияләр форматында ике көн дәвам итәчәк. Бүген конгрессны ачу тантанасы, «Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре» һәм «Мәдәни-тарихи һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре» дигән темаларга ике пленар дискуссия узачак. Иртәгә эш тематик секцияләр утырышлары белән дәвам итәчәк. Конгресс эшенә йомгаклау пленар утырышында нәтиҗә ясалачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat