Түбән Кама Советы Аппаратының элеккеге җитәкчесе Алинә Хәбибуллина Казанга эшкә күчте. «Казан командасы» телеграм-каналында шулай диелә.
«Алинә Хәбибуллина Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте Аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде», — диелә хәбәрдә.
Хәбибуллина берничә ел дәвамында Казан шәһәр иҗтимагый үзәген җитәкләгән иде. 2024 елның февраленнән ул яңа вазифага билгеләнгәнче Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы Советы Аппаратында эшләде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat