Татарстанда җәмәгать транспортында юл йөрү бәясе артырга мөмкин

Татарстанда җәмәгать транспорты оешмалары киләсе елдан юл йөрү бәясен арттыруга заявка тапшырган. “Вечерняя Казань”, республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренә таянып, шул хакта яза. Аның әйтүенчә, транспорт оешмалары билет хакын 45 сумга җиткерергә ниятли. Бу җәһәттән карар 20 декабрьдә кабул ителәчәк.

Хәзер Казанда юл йөрү хакы “тере” акча белән түләгәндә – 42 сум, электрон акча белән түләгәндә 38 сум тора.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү