Уфада яшәүче Светлана Гутова биоревитализация процедурасыннан (биттәге җыерчыкларны, тапларны, башкк кимчелекләрне бетерү өчен кулланыла) соң чак кына үлмичә калган. Суд аны яклап, ялган косметологтан 2 миллион сум түләткән. Бу хакта “Мой Башкортостан” “Вся Уфа” телеканалы мәгълүматларына таянып яза.
Судта билгеләнгәнчә, ялган косметологның мондый эшчәнлеккә лицензиясе булмаган. Моннан тыш ул үзенең ярдәмчесенә тиешле белемгә ия булмаган килеш процедура уздыруны ышанып тапшырган. Нәтиҗәдә Светлана Гутованың сәламәтлегенә зыян салынган: бите һәм декольте өлешендәге эре-эре бетчәләр белән берничә ай көрәшергә туры килгән. Алардан калган тирән эзләрне хәзер берничек тә бетереп булмаячак, чөнки вакытында тиешле чара күрелмәгән.
Ялган косметолог телеканал хәбәрчесенә бу хәлне аңлатудан баш тарткан. Юрист Максим Меньшиков гүзәл затларга киңәш иткәнчә, битне матурайтырга ризалык биргәнче, башта процедура турындагы барлык мәгълүматларны җентекләп өйрәнергә кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat