Татарстанда үпкә ялкынсынуыннан чирләүчеләр күбәя. Узган атнада мондый очраклар 15 процентка арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләп үткән.
“Асылда 2 яшькә кадәрге балаларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә йога торган инфекция бу. Аларга массакүләм чараларга һәм җәмәгать урыннарына бармаска киңәш итәбез. Ә инде кирәк булса, битлектән файдаланырга киңәш итәбез”, – дигән ул.
Авдонина әйтүенчә, үпкә ялкынсынуын пневмококк, микоплазма һәм стафилококк китереп чыгара. Ул шулай ук грипп һәм ОРВИдан өзлегү сәбәпле барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә хәтта җиңелчә генә салкын тиюдән дә табиблар күзәтүендә дәваланырга кирәк, дип басым ясап әйткән Авдонина.
Аның сүзләренә караганда, хезмәт коллективларында җилләткечләр булмау, бүлмәләрне начар җыештыру да чир сәбәбенә әйләнергә мөмкин. Шул ук вакытта, идарә җитәкчесе урынбасары әйтүенә, короновируска бәйле хәлләр тотрыклыланган. Хәзерге вакытта чирләүчеләр саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 12 процентка кимрәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat