Россиягә Төркиядән атланмай җибәрә башлаганнар. Чит илдән тәүге май 27 октябрьдә кертелгән. Шушы вакыт эчендә 20 тонна продукт китерелгән инде. Бу хакта “ТАСС” Россельхознадзорның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ведомстводан агентлыкка хәбәр ителгәнчә, 27 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Россиягә югарыда телгә алып үтелгән күләмдә продукция керткәннәр. Мондый мәгълүматлар “Ветис” ветеринария федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәлә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat