Җырчы Иркәнең ире бөтенләйгә кайткан

Иркә бу хакта үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте. Ул тамашачыга, җырчы дусларына ихластан рәхмәтен җиткерде.

– Артур киткәннән бирле хәлебезне сорап торган һәр кешегә рәхмәтлемен. Меңләгән хатлар алдым. Сезгә шуны җиткерәм – Артур бөтенләйгә кайтты. Башка берни әйтмим. Бу хакта кабат сөйләшмик. Тиздән концертларым була – анда берничә серемне ачармын, – ди ул.

Җырчы куйган фотодан Артурның таякка таянып торуы күренә. “ВТ” үз чыганаклары аша Артурның нык яралануы, аягына зыян килгәнен хакында белгән иде. Без Артурга нык сәламәтлек, тизрәк савыгуын телибез.

Picture background

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү