Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан

Быел Татарстан юлларындагы аварияләрдә һәлак булучылар саны арткан. Премьер-министры урынбасары, Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров әйтүенчә, Татарстанда, гомумән, Россиядә аварияләр саны кимесә дә, һәлак булучылар арткан. Узган елның 9 аенда шул рәвешле 204 кешенең гомере өзелсә, быел бу сан 220гә җиткән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, гыйнвардан сентябрьгә кадәр республика юлларында 2320 куркыныч очрак теркәлгән. 220 кешенең гомере өзелгән, 2819ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 257 кеше һәлак булган.

Юлларда иң күп үлүчеләр – Баулыда, Актаныш һәм Мамадыш районнарында.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү