«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе 1-8 ноябрь көннәрендә уза. Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү максатыннан тугызынчы тапкыр оештырыла.
Диктант тест рәвешендә онлайн һәм офлайн форматта үткәрелә. 1-8 ноябрь көннәрендә диктантны онлайн форматта язып булачак. Акциядә офлайн катнашырга теләүчеләр исә 2 ноябрь көнне Татарстан Халыклар дуслыгы йортына килә ала. Бу турыда оешма директоры Тимур Кадыйров хәбәр итте. Һәр сәгать саен мәйданчыкта этнографик диктантның яңа туры уздырылачак. Сорауларны чишәргә 45 минут вакыт бирелә. Диктантны килеп язу өчен махсус теркәлү кирәк түгел.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, «Зур этнографик диктант» акциясендә катнашу илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышу өчен – менә дигән сәбәп.
– Этнографик диктантта катнашып, Россия халыклары гореф-гадәтләренең нечкәлекләрен яхшырак белә алабыз. Ниндидер биремдәге сорауга җавапны белмәсәк, шунда ук, үзебезне тикшереп, теге яки бу халыкның тарихы белән таныша алабыз дигән сүз. Бу шулай ук башка төбәкләргә барып, аларның яшәеше белән танышу өчен дә бер сәбәп булып тора, – диде ул.
Акция милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык инициативасы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә уздырыла. Узган елны Россиянең 89 төбәгеннән һәм 228 чит илдән якынча 3,5 миллион кеше этнографик диктантта катнашып, үз белемнәрен тикшергән. Алар арасында Татарстаннан 46 меңгә якын катнашучы булган. Диктантны оештыручылар акциягә карата кызыксыну артуны билгеләп үтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat