Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезнең башкарган эшләрегез бәяләп бетергесез»

Бүген Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Тулы вәкаләтле вәкиллек оешуга 30 ел тулу уңаеннан хезмәт коллективының тантаналы җыелышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән ТР Премьер-министры урынбасары – РФдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны һәм вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләрен истәлекле вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Сезнең башкарган эшләрегез бәяләп бетергесез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – Россия — федераль үзәк төбәкләр белән күп санлы социаль-икътисадый һәм финанс җепләре һәм элемтәләре белән бәйләнгән зур ил. Безнең Тулы вәкаләтле вәкиллегебез федераль дәүләт хакимияте органнары белән зур эш алып бара, шуның нәтиҗәсендә Татарстан республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүче күп кенә дәүләт программаларында катнаша. Сезнең эшегез хәтта шундый катлаулы вакытта да республикага куелган бурычларны хәл итәргә, туган Татарстаныбызның абруен һәм имиджын саклап калырга мөмкинлек бирә».

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан социаль – икътисадый үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча алдынгы урында тора.

“Вәкаләтле вәкиллекне гамәлгә кую турындагы карар көтеп алынган һәм бик вакытлы иде», — диде Фәрит Мөхәммәтшин, тарихи вакыйгага әйләнеп кайтып.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге 1994 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән гамәлгә куелган. Әмма Мәскәүдә республика вәкиллегенең тарихы 1920 елдан башлана, ул вакытта Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясе декреты нигезендә Милләтләр эшләре буенча Халык комиссариаты каршында милли бүлекләр, шул исәптән татар милли бүлеге оештырыла, ул ТАССР төзелгәч, Бөтенроссия Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы ТАССР вәкиллегенә үзгәртелә. Мәскәүдә Татар вәкиллеге башында төрле вакытта Мирсәет Солтангалиев, Саттар Еникеев, Сәйфи Бәдриев һәм башка тарихи шәхесләр торган.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү