Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан төрледән-төрле чаралар уздырыла башлады. Шулар арасында үзәк вакыйга – «Татарстан – безнең өебез» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.
Гала-концерт 4 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үтәчәк. Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, фестиваль катнашучылары саны елдан ел арта бара. Быел 433 коллектив, ягъни 4 меңнән артык катнашучы гариза биргән. Анда барлыгы 31 район вәкиле катнашачак. Бу саннар халык мәдәниятенең бик кирәкле һәм популяр булуын күрсәтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat