«Җәй айларында фатирда яшәмәдек, ә ЖКХ өчен зур суммада түләү кәгазе килде»: нишләргә?

Җәй айларында бакчада яшәдек. Шуңа күрә фатирда ут-суга исәпләгеч күрсәткечләрен тапшырмаган. Шәһәрдә юньләп тормагач, коммуналь хезмәтләрдән дә файдаланмадык. Тик идарәче оешма зур суммада түләү кәгазе җибәргән. Ул акчаны кайдан алып яздылар икән? Без аны түләргә тиешме?

Гөлсинә Хәбирова. Казан

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте:

– Кулланучы тарафыннан алдан билгеләнгән вакыт эчендә исәпләнеч күрсәткечләре тапшырылмаган очракта, коммуналь хезмәтләр өчен түләү моңа кадәр тапшырылган күрсәткечләрдән чыгып, уртача айлык куллану күләме нигезендә исәпләнә. Шунысы да бар: бу рәвешле исәп-хисап күп дигәндә рәттән өч айга кадәр генә ясала. Моннан соң да исәпләгеч күрсәткечләре тапшырылмаса, коммуналь хезмәтләр өчен түләү норматив нигезендә исәпләнә.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү