Табиб янына күчтәнәч белән керүнең нинди куркынычы бар? Күршесе белән җир бүлешә алмаучыларга нишләргә? Мошенниклар белән сөйләшергә ярыймы? Халык судтан куркамы?
ҖАВАП БАР!
Тапшыруыбызның чираттагы чыгарылышында без хокук белгече Гөлнара БЕГЛОВА белән әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзләдек, хокуклар һәм аларны белүнең әһәмияте турында сөйләштек.
Алып баручы — Илнар Хөснуллин
Тапшыру Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлегендә әзерләнде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat