Фәрит Мөхәммәтшин: Ватандашларыбызның үз иле белән элемтәләрен өзмәү – мөһим бурыч

Татарстан чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән эшләүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган VIII Бөтендөнья ватандашлар конгрессының пленар утырышында чыгыш ясаганда әйтте.

Быел җыенда дөньяның 100 иленнән 400дән артык делегат катнашты. Анда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны берләштерү, аларның мәдәни һәм тел үзенчәлекләрен саклау, тарихи ватаныбыз белән элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Конгресста катнашучыларны Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин узган атнада Казанда БРИКСның уналтынчы саммиты узуын да искә төшерде. Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, мондый чаралар ватандашлар белән элемтәләрне ныгытырга булыша. Фәрит Мөхәммәтшин күрсәткән ышаныч һәм ярдәм өчен ил җитәкчелегенә тагын бер кат рәхмәт әйтте.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирә. Бүгенге шартларда бу тагын да зуррак әһәмияткә ия.

– Ватандашларыбызның үз иле белән элемтәләрен өзмәү, халкыбызның мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау – мөһим бурыч. 175 милләт вәкиле яшәгән Татарстан бу эштә актив катнаша, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу хакта сөйләгәндә Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының әһәмиятен югары бәяләде ул. Республикада ватандашларның ирекле күчеп килүенә булышлык күрсәтү буенча дәүләт программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу елның тугыз аенда гына да әлеге программада катнашуга бәйле 139 гариза теркәлгән.

Фәрит Мөхәммәтшин эшлекле элемтәләрне ныгытуга аерым игътибар юнәлтте. 2020 елда Координация советы кысасында ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем оешкан. Дәүләт Советы Рәисе әлеге эшкә югары бәя бирде. «Санкцияләр басымы астында безнең продукцияне сату базары тарайган шартларда, чит илдә яшәүче ватандашларыбыз белән сәяси генә түгел, ә икътисадый элемтәләрне дә ныгыту мөһим», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ватандашлар белән эшләү алымнарына килгәндә, Дәүләт Советы Рәисе халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны телгә алды. Быел илнең 47 төбәгендә, 8 чит илдә барлыгы 118 тапкыр Сабантуй узган.

Мәскәүгә эш сәфәре кысасында Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән дә очрашты. Яклар республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.

– Татарстан – үзенчәлекле төбәк. Анда дөрес карарлар кабул ителә, – диде Вячеслав Володин. – Нәкъ менә шуңа күрә республикада икътисад көчле һәм тормыш сыйфаты югары. Безнең өчен Татарстанның алга таба да үсүе бик мөһим.

Дәүләт Думасы Рәисе Татарстаннан сайланган депутатларның эшен дә югары бәяләде. «Аларны дисциплина, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек аерып тора. Татарстаннан сайланган депутатлар республика гына түгел, ә тулаем илебез мәнфәгатьләрен дә яклый», – диде Вячеслав Володин. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган депутатлар белән үзе дә очрашты.

Мәскәүдә Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә дә булды. Биредә Тулы вәкаләтле вәкиллек оешуга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр урынбасары – Россиядә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны һәм хезмәткәрләрне истәлекле вакыйга белән котлады.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү