Имин килсен! Татарстанда юллар кышка әзерме?

Кыш якынлаша. Синоптиклар карлы яңгыр һәм бозлавык турында кисәтеп, СМС-хәбәрләр тарата башлады инде. Республиканың Бөгелмә, Лениногорск кебек көньяк-көнчыгыш районнарында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә беренче кар фотолары белән уртаклашты. Тик былтыргы кебек буранлы, көйсез кыштан соң моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәссең. Татарстанда юллар кышка әзерме? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

 

«Карны гына көтәбез»

Моңа кадәр көннәр әле шактый җылы торса да, республикада юлларга хезмәт күрсәтүче оешмалар кышкы режимга күчкән инде. Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әнә шулай дип тынычландырдылар.

– Республикадагы юл хезмәтләре кышкы чорда юлларны карап тотуга әзер, – ди министрлыкның Хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык бүлеге мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов. – Моның өчен 1 109 данә техника бар. Тоз-ком катнашмасын республикадагы 55 ком базасыннан ташыячаклар. Бозлавыкка каршы чималның 90 проценты әзер.

Алдан ук шунысын да искәртик: сүз федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге юллар турында бара. Җирле юлларны карап тоту – район карамагында. «Муниципаль берәмлекләр белән кышкы чорда юлларны карап тотуны оештыруга бәйле эш башкарылды. Тиешле килешүләр төзелде. Без район хакимияте белән берлектә эшлибез. Мәсьәләне даими контрольдә тотабыз», – ди Кәрим Нурмөхәммәтов.

«Татнефтедор» оешмасы республиканың көньяк-көнчыгышындагы тугыз районга (Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Ютазы, Нурлат һәм Сарман районнары. – Ред.) хезмәт күрсәтә. Алар 3 мең чакрымнан артык юлны чистарта. Шуның 208 чакрымы федераль дәрәҗәдәге юллар булса, калганы – республиканыкы.

– Кышка әзерлек эшләре җәй уртасында ук башлана, – ди «Татнефтедор» оешмасының Әлмәттәге идарәсе җитәкчесе Фидаил Хәернасов. – Бүген без кышка тулысынча әзер. Кар яуганны гына көтәбез. Елгалардан алган ком, Пермь краеннан үзгә материаллар кайтарттык. Эш ике сменада оештырылган. Техника да, эшчеләр дә җитәрлек. Оешмада уртача хезмәт хакы 81 мең сум тәшкил итә. Кышны әйбәт кенә узарга бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Рамил Биктәшев унбиш ел рульдә. «Гади генә «УАЗ» автомобиленнән башлаган идем, хәзер зур «КамАЗ»да эшлим, – ди оешма хезмәткәре. – Җәй көне юл салсак, кыш көне аларны карап, чистартып торабыз. Төрле вакытлар була, буранлы көннәрдә эш арта. Тик зарланмыйбыз. Без халыкка ярдәм итәбез бит. Кыш көне кар көртенә баткан машина йөртүчеләрне коткарырга туры килгән чаклар да булды».

«Алексеевскдорстрой» оешмасы исә 2 мең чакрымга сузылган юлларга хезмәт күрсәтә.

– Кышкы чорга барлыгы 133 данә техника, 50 мең тоннага якын тоз-ком катнашмасы әзерләп куйдык. Юлчылар инде хәзер үк тәүлек әйләнәсе кизү тора, – ди оешманың бүлек җитәкчесе урынбасары Илдар Моратов.

Сүз уңаеннан, республикада зур юллардагы вазгыятьне юлга куелган махсус метеостанцияләр аша тикшереп торалар. «Барлыгы шундый 83 метеостанциядән мәгълүмат алабыз. Юлларда буран яки бозлавык килеп чыкса, махсус план әзерләнгән», – ди Кәрим Нурмөхәммәтов.

Кыйммәтле кыш

Былтыргы кыш Казан халкын аеруча да нык сынады: автомобиль юллары зур бер «бөке»гә әйләнде, ишегаллары кар көртләре белән тулды. Шәһәр халкы кулга көрәк алырга мәҗбүр булды хәтта. Узган елның карлы сабагымы, быел шәһәр юлларын карап тотуга чыгымнарны ике тапкыр – 2,3 миллиард сумга кадәр арттырганнар. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган кышка әзерлек мәсьәләләренә багышланган штаб утырышында әйттеләр.

Әлеге акчаны шул исәптән, урам себерүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга да тотмакчылар. Соңгы мәгълүматларга караганда, бүген башкалада 735 урам себерүче җитми. Барлыгы 4,2 мең йортка 1,4 мең тирәсе эшче исәпләнә. Бер урам себерүчегә өч йорт тирә-юнен тәртиптә тотарга туры килә, димәк. Былтыр исә бер-ике көндә айлык нормада кар яуган көннәр дә булды. «Бураннар башланып, эш арткач, урам себерүчеләр саны тагын да кимеячәк, – ди Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин. – Моның сәбәбе билгеле: хезмәт хаклары түбән, башка кызыктыру чаралары юк».

Бу форсаттан тарифлар турында искә төшерделәр. Әйтүләренә караганда, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ишегалдын җыештырган өчен торак мәйданның 1 квадрат метры исәбеннән 5,15 сум акча түли. Мондый шартларда урам себерүчеләр уртача 27 мең сум хезмәт хакына өмет итә ала. Ә айлык акчаны 50 мең сумлык чиктән арттыру өчен тариф 1 квадрат метрга 10 сум 33 тиен, ягъни икеләтә кыйммәтрәк булырга тиеш, ди. Мәсьәләнең тагын бер ягы: ишегалдыннан кар чыгару хакы. Билгеле булганча, ишегалдыннан кар чыгару без түли торган «йорт тирәсен тәртиптә тоту»га кагылмый. Анда карны эттерү, юлны чистарту, ком-боз катнашмасы сибү, җәяүлеләр юлын себерү керә, ә карны читкә чыгару – юк. Ягъни моңа акча аерым каралмаган. Кайбер идарәче оешмалар, милекчеләр җыелышы нигезендә, счет-фактурага өстәмә юл кертә башлады инде.

– Урам себерүчеләр җитмәгән ишегалларында халыкны һәм идарәче оешма вәкилләрен җыеп сөйләшегез, – дип киңәш итте бу уңайдан Казан мэры Илсур Метшин. – Минималь тариф буенча – менә шундый хезмәтләр җыелмасы. Ә кар чыгару һәм башка төрле эшләр – милекчеләр җыелышы карары нигезендә тормышка ашырыла. Үз көчебез белән башкарып чыгабызмы, оешма, урам себерүче яллыйбызмы? Халыкка бу мәгълүматны җиткерергә кирәк.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, кыскасы. Саннарга тукталсак, башкалада ишегалларының гомуми мәйданы 22 миллион квадрат метр тәшкил итә. Идарәче оешмалар кыш көне йорт яны территорияләрен тәртиптә тоту өчен 230 данә техника, 8 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 180 тонна реагент әзерләп куйган. Җитәрлекме бу, юкмы, монысын кыш күрсәтер.

Ярдәмле халык

Авылда кыштан курыкмыйлар. Буа районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова шулай ди.

– Быел үзара салым акчасына Кайбыч һәм Кыр Энәлесе авылларында юлларга таш түшәп бетердек. Хәзер көзге пычрак та, кышкы буран да куркытмый. Юлларны кыш көне карап тотуга килгәндә, без елдагыча «Авангард» җәмгыяте белән килешү төзеп куйдык. Шөкер, аларның ярдәме белән кыш көне бернинди дә кыенлык күрмибез. Чакырып та торасы юк, көнме, төнме, кар-буранмы, шул сәгатькә киләбез, дип шалтыраталар да, урамнарны ялт иттереп китәләр. Хәзер хуҗалыкларның да күбесендә трактор бар. Андыйлар читтән ярдәм килгәнне көтеп тормый. Үз капка төпләрен дә, тирә-күршенекен дә чистартып куялар. Бер урамда берничә әбинең капка төбен тәртиптә тотучы авылдашлар да бар. Барысы да җайга салынган, эшлибез. Ничек кенә булмасын, кыш имин килсен, – ди ул.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү