Кешеләр кошлар түгел, оча белми. Әмма безнең әңгәмәдәш һавада күпме вакыт уздыргандыр – үзе генә белә! Юк, ул космонавт та, очучы да түгел. Эмиль Ваккасов – парашютчы.
– Тумышым белән Кукмарадан мин. Дусларым парашют белән сикерү турында гел җанланып, кызыктырып сөйли иде. Шулай итеп, беренче тапкыр 19 яшемдә парашют белән сикердем. Бу шөгыль мине шактый җәлеп итсә дә, аның белән даими шөгыльләнерлек акчам юк иде. Ул вакытта мин тулай торакта яшәүче студент идем әле, – дип сөйләде Эмиль. – Әмма миңа бәхет елмайды! ДОСААФта парашютчылар әзерләү курсларын узып, аның белән бушлай мавыга башладым. 700 тапкыр парашют белән сикердем.
– Биектән сикергәндә дулкынлану бардыр?
– Әлбәттә, шундый минутларда дулкынланусыз булмый! Бер карасаң, тәҗрибә белән бергә дулкынлану һәм курку хисләре юкка чыгарга тиеш. Чынлыкта исә курку урынына үзеңне саклау хисе пәйда була. Профессиональ парашютчы спорт парашютлары белән сикерә, ярышларда катнаша. Шәхсән үзем экспериментлар ясарга яратам. Әйтик, төрле биеклектә миңа кадәр беркем дә эшләмәгән яңа элементлар ясыйм. Милли киемнән парашюттан сикереп, чәй эчеп, видео төшергәнем дә бар.
Мин Казан авиация институтының очу аппаратларын инженер-проектлаучы белгечлеге буенча укыдым. Бүген исә бокс һәм кроссфит буенча тренер булып эшлим. Блогерлык белән дә шөгыльләнәм. Ә парашютны күбрәк шөгыль, күңел ачу чарасы буларак кабул итәм.
– Парашют вакытында ачылмаса, дип курыкмыйсыңмы?
– Дөресен әйткәндә, парашют ачылырмы-юкмы дигән курку юк диярлек. Андый очракта запас парашют һәм махсус җайланмаларга өметләнәсең.
– Әле күптән түгел «Суперниндзя» тамашасында да катнаштың бит.
– Моңа кадәр мондый проектларга шикләнеп карый идем. Әмма «Суперниндзя» тамашасында катнашу миңа бары уңай хис-кичерешләр һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Милләтебезне «Суперниндзя» тамашасында тәкъдим итү һәм таныту – зур горурлык! Быел аеруча да, чөнки халыкара тамашаны Россия генә түгел, чит илләр дә карый. Милли киемнән парашют белән сикереп төшергән видеоларны бик күп илләр күрде инде дигән сүз. Шулай итеп, тамашада катнашуым аз гына булса да татар халкына читтә танылырга мөмкинлек бирде. Ярымфиналда һәм финалда сынауларны түбәтәй киеп узарга ниятләгән идем. Әмма финалга узу өчен 5 секунд вакыт җитмәде! Киләсе елда реванш алырга планлаштырам!
Блиц-сораштыру
– Әгәр дә спортчы булмасаң…
– Тормышымны спорттан башка күз алдыма да китерә алмыйм.
– Моннан тыш нинди шөгыльләрең бар?
– Йога белән шөгыльләнәм һәм мунча керергә яратам.
– Яраткан ризыгың?
– Манты.
– Киләчәккә максатың?
– «У өчпочмака нет цели, есть только путь»!
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat