Казанда «Россиянең авыл икмәк пешерүчеләре кубогы – 2024» бөтенроссия конкурсы узды. Төрле регионнардан килгән катнашучылар борынгы рецептлар һәм яңа технологияләр буенча икмәк әзерләде. Иң яхшысы дип Луганск Халык Республикасы командасы танылды.
– Бу – безнең өчен зур горурлык, чөнки без әлеге конкурсны беренче тапкыр кабул итәбез. Аның максаты – ипи пешерүчеләрнең бәясен күтәрү, аларга баш ию, хезмәтләренә рәхмәт әйтү, шушы һөнәрне яшьләр арасында популярлаштыру, – дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева. Аның сүзләренә караганда, финалга 126 катнашучы арасыннан барлыгы 8 команда чыкты. Катнашучыларның үзенчәлеге – кечкенә генә авыллардан җыелган гаиләләр. Татарстан Республикасы, Иваново өлкәсе, Коми Республикасы, Омск өлкәсе, Ставрополь, Камчатка, Чиләбе өлкәсе һәм Луганск Халык Республикасы предприятиеләре бер мәйданчыкта «Иң яхшы икмәк пешерүче» кубогы өчен көрәште.
Татарстанны Тәтеш «Икмәк» авыл хуҗалыгы кооперативы хезмәткәрләре тәкъдим итте. Командага өченче урын тапшырылды.
– Халык безнең икмәкне бик ярата. Аена 50 тонна икмәк пешерәбез. Ипи пешерүдә көндәшлек хәзер бик зур, әмма безнең икмәккә дә ихтыяҗ җитәрлек. Камыр ризыкларыбыз нәрсә белән аерыламы? Минемчә, табигый булуы белән. Без өстәмәләр кушмыйбыз, чын ипи пешерәбез. Һәм без моңа бик шат, – дип, сөенече белән бүлеште катнашучыларның берсе Наталья Участкина.
Икенче урынга Иваново өлкәсеннән килгән гаилә ия булды. Наталья һәм Иван Груздевлар конкурста бөтен гаиләләре белән катнашты.
– Командада 7 кеше. Без – авылда яшәп, кәҗәләр асрап, сыр кайнату белән шөгыльләнгән гади кешеләр. Кечкенә генә ипи кибетебез эшләп килә. Икмәкне 300 ел элек пешергән технологияләр ярдәмендә пешерәбез. Чын рус миченә утын ягып, үзебез он ясап, ипи салабыз. Балаларыбыз да икмәк пешергәндә катнаша. Алар үзләре тортлар да пешерә белә. Финалга үтүебезгә бик шатбыз. Безгә конкурста икмәк, төрле камыр ризыклары пешерергә туры килде. Мондагы җиһазлар, мичләр шаккатырды. Андыйларны беркайчан да күргән юк иде әле. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән. Татарстанның безне ничек каршы алуына да таң калдык. Туйдагы кебек сый-хөрмәт күрдек. Гөбәдия дигән ризыкны үзебезгә дә пешерми булмас, – диде алар. Дөрестән дә, конкурсны уздыру урыны итеп, Татарстан очраклы рәвештә генә сайланмаган. Казанда икмәк пешерү өчен WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатыннан калган заманча профессиональ җиһазлар бар.
Бүген Татарстанда икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләрен әзерләүдә 70 тән артык предприятие катнаша. Тугыз айда республикада 115 мең тонна икмәк продукциясе җитештерелгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat