Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Ренат Хәлиулла улы Мөслимовны 90 яше тулу уңаеннан котлады.
Рөстәм Миңнеханов академикка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медален тапшырды. Дәүләт бүләге аңа, Татарстан Рәисе Указы нигезендә, республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык хезмәте, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен бирелгән.
Ренат Мөслимов – Файдалы казылма фәннәре академиясенең, Россия Табигать фәннәре академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия һәм Татарстанның атказанган геологы, СССР һәм Татарстан дәүләт премияләре лауреаты. Аның бөтен хезмәт эшчәнлеге Татарстанның нефть чыгару тармагы белән аерылгысыз бәйле. Үзенең эшчәнлеге дәверендә 100гә якын нефть чыганагы ачылган, дөньяда беренче тапкыр буларак, казылма байлык эшкәртүнең соңгы стадиясендә нефть чыгаруны тотрыклыландыру бурычы уңышлы хәл ителгән.
Мөслимов нигез салган Татарстан геолог-нефтьчеләр мәктәбе элекке СССРда гына түгел, бөтен дөнья күләмендә танылган. Ул нефть чыганакларын эшкәртү буенча яңа алымнар булдыру һәм нефть-газ тармагын үстерү өлкәсендә новаторга әйләнгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat