Рөстәм Миңнеханов БРИКС илләренең Яшьләр советы әгъзалары белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Хөкүмәт йортында БРИКС илләренең Яшьләр советы әгъзалары белән очрашты.

Чарада катнашучыларга БРИКС илләренең Яшьләр советы утырышы турында видеоролик күрсәтелде. Очрашуны яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм “Яшьләр дипломатиясе академиясе” коммерциясез оешмасы рәисе Дилбәр Садыйкова алып барды.

Исегезгә төшерәбез: кичә – 31 октябрьдә, тарихта беренче тапкыр буларак, БРИКС илләре Яшьләр советы утырышы (интернет аша түгел – җанлы утырыш) башланды. Аңа берләшмәгә керүче 9 дәүләттән 40ка якын делегат җыелды. Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, “Россия – БРИКС” проект офисы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе оештырган.

БРИКСның Яшьләр советы хезмәттәшлекнең 5 юнәлешен билгеләгән. Болар – мәгариф һәм фән, эшмәкәрлек, спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше, волонтерлык, технологияләр һәм инновацияләр.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул күптән түгел генә Казанда БРИКС илләре саммиты уздырылуын искә төшерде.

“БРИКС берләшмәсе кысасында яшьләрнең берлектә эшләү тарихы нәкъ менә Татарстан башкаласында языла башлады. Биредә 2015 елда тәүге тапкыр БРИКС илләренең Яшьләр саммиты уздырылды, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шуннан бирле республикада киң колачлы бик күп халыкара яшьләр чаралары үткәрелде. 2022 елда Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы катнашында БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы булды. Шулай ук “KazanForum”: “Россия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумы кысасында ел саен яшьләр сессияләре, дөньяның төрле почмакларыннан яшьләр эшләре министрлары, шулай ук яшьләр лидерлары катнашында Казан глобаль яшьләр саммиты үткәрелә”.

Татарстан Рәисе 2022 елда Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ОИС) яшьләр башкаласы статусы бирелүен дә искәртте.

“Агымдагы елда Россиянең БРИКСта рәислек итүе кысасында яшьләргә бәйле күп чаралар үткәреләчәк, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Яшьләр сәясәте Татарстанның, шулай ук бөтен илнең кеше капиталын үстерү өчен стратегик яктан мөһим өлкә. Өстенлекле бурычлары арасында – яшьләр дипломатиясен үстерү, ШОС, ОИС, БРИКС кысасында халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгыту”.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коммерциясез оешмалар, җәмәгать оешмалары аша балалар һәм яшьләр белән эшләүнең бай тәҗрибәсе туплануын басым ясап әйтте. Алар арасыннан ул “Сәләт” оешмасын, “Созвездие – Йолдызлык”, “Безнең заман” фестивальләрен, Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советын, яшь галимнәр хәрәкәтен билгеләп үтте.

“Безгә ешрак очрашырга һәм аралашырга, яшьләр берләшмәсе тарихына уңай йогынты ясарга кирәк”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

БРИКС илләренең Яшьләр советы вәкилләре арасында – Кытай, Иран, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Эфиопия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия һәм Россиядән килгән яшьләр.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү