Актаныш районының Куян авылында яшәүче Рифат Ганиевны авылдашлары армиягә озаткан. Егетнең иңнәрендә – кулъяулыклар. Аның берсен ул өй каршына бәйләп калдырган. Рифатны тешләп калдырган икмәк кисәге дә көтә.
– Улымның сүзе бер генә иде: «Бурычымны үтим, армиягә барам». Абыйсы да әйбәт кенә хезмәт итеп кайтты. Рифатка 26 октябрьдә 19 яшь тулды. Икенче көнне «провод»ын үткәрдек. Сөйгән кызы Алсу көтәргә вәгъдә биреп озатып калды. Мәскәү астында хезмәт итәчәк, – ди биш бала анасы Фәүзия ханым.
Рифат Актаныш техникумын тәмамлаган. Бар техниканы да йөртә белә икән. 18 яше тулгач, үзе эшләп алган машинага утырган. Кичке курсларда укып, эретеп ябыштыручы дипломы да алган. Техникумны тәмамлагач, агрофирмага эшкә урнашкан. Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Менә шундый төпле, тырыш егет ул Рифат.
Авылда солдатка озату йолалары да саклана. Кичтән егетләр урам буйлап гармун тартып, җырлап йөри. Авыл халкы белән күрешеп чыккан Рифат. Замана үзгәрсә дә, җырлар искерми.
Әнкәй, ашың пешәме,
Пешәме, түгеләме?
Газиз балаң китеп бара,
Үзәгең өзеләме?
Ата-бабадан калган гадәтнең икенчесе – булачак солдат өйдән чыгып киткәндә матчага соңгы ипи сыныгын кыстырып калдыра. Аның өйдә җыясы ризыгы кала дигән сүз бу. Кире әйләнеп кайтачак дигән ышану ята. Рифатның тешләгән ипи кисәген ишек өстендәге догалы урынга кулъяулыкка төреп куйганнар. Өй каршындагы газ торбасында элеп калдырган кулъяулыгы да җил искән саен җилфердәп тора икән. «Аңа карагач, күңел тула инде. Исән-сау әйләнеп кайтсын дип, теләкләремне телим», – ди әнисе.
Өй түрендәге бакчада
Үстердек ике балан.
Исән йөреп, сау-сәламәт
Кайтырга язсын, балам.
Авылны чыкканда да кулъяулык бәйли торган урын бар. Анда солдатка китүче егетләрнең барысы да кулъяулык элә. Кайткач, үзләре чишеп ала. Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын, Рифат!
P.S. Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Татарстанда 3,5 мең егет солдат шинеле киячәк. Татарстанның хәрби комиссары Юрий Беляев белдергәнчә, барысы да Россия территориясендә урнашкан хәрби частьларга урнаштырылачак. Егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелми.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat