Аварияләр азая, әмма куркыныч кимеми. Кызганыч, бүген юлда хәлләр шундый. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында вазгыятьне катлаулы дип бәяләделәр. Кышка кергәндә игътибарны тагын да арттырырга кирәк. Йөртүчеләргә дә, иминлек сакчыларына да.
Премьер-министр урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Шамил Гафаров әйтүенчә, Татарстан юлларында аварияләр, анда зыян күрүчеләр саны кими. Ә менә корбаннар арта. Иминлекне көчәйтү өчен яңа чаралар күрелүгә карамастан, кан белән язылган саннар куркыныч дәрәҗәдә.
Быел тугыз айда Татарстанда 2320 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 220 кешенең (узган елның бу чорында – 204 кеше булган) гомере өзелгән, 2819 кеше имгәнгән. 28 октябрьгә инде республикада юл корбаннары 257 гә җиткән.
Баулы, Актаныш һәм Мамадыш – һәлак булучылар иң күп арткан районнар исемлегендә. «Юл фаҗигаләренең күбесе элеккечә үк, каршы якка чыгу, тизлек арттыру, җәяүлеләрне таптату аркасында килеп чыга», – дип ачыклык кертте Татарстан дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов.
Республикада һәр ике юл фаҗигасенең берсе М7 трассасында килеп чыга икән. Баш дәүләт автоинспекторы Татарстанда төбәк карамагандагы иң куркыныч юллар дип Чаллы – Зәй – Әлмәт һәм Чистай – Түбән Кама трассаларын атады.
«Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте»нең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Юрий Кулагин мондый куркыныч урыннарда юл һәлакәтләрен киметү өчен камералар санын арттырырга, булганнарын камилләштерергә кирәк, дип саный.
– Ни генә дисәләр дә, юлдагы камералар машина йөртүчеләрне тәртипкә өйрәтә инде. Аларның бер кимчелеге генә бар: исерек йөртүчене күрә алмыйлар. Ә бит шулар гаебе белән күпме авария килеп чыга. Аннары юлдагы куркынычсызлыкны арттыру өчен, булачак машина йөртүчене балачактан ук тәрбияләргә кирәк. Тормышта тәртипле булган кеше үзен юлда да тәртипле тота, – диде ул «ВТ» хәбәрчесенә.
Күреп торабыз: аварияләргә еш кына юлларның төзексезлеге, тиешле урында юл билгеләре булмау да сәбәпче була. Соңгы тапкыр шундый фаҗига сентябрьдә Актаныш районында теркәлде. Volkswagen машинасы юл чатында йөк машинасын уздырмаган. Фаҗигадә ике кешенең гомере өзелде. Соңрак әлеге чатта юл бирергә кирәклеген искәрткән билгенең булмавы ачыкланган. Өстәвенә шуннан ерак түгел генә төзелеш барган. Хөкүмәт йортында узган утырышта Рөстәм Гарипов Юл федераль агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗевка төзекләндерү эшләре алып барылган урыннарда таләпләрнең үтәлешен үз контроленә алырга кушты.
Юлларның төзеклеге дә контрольдә. Һәрхәлдә, утырышта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шулай дип ышандырды. Узган ел республикада аварияләр иң еш теркәлә торган 137 куркыныч юл участогы ачыкланган. Хәзерге вакытта шуларның 136 сы тәртипкә китерелгән. Министр әйтүенчә, шушы «кара исемлек»кә кергән Алабугадагы юлда да декабрьгә кадәр эшләр тәмамланачак. Моннан тыш ел башыннан бирле республика юлларына 32 чакрымнан артык тимер киртә куелган, 13 тротуар төзекләндерелгән.
Унбиш ел буе ерак юлларга йөреп эшләгән Мамадышта яшәүче Минсур Вәгыйзов та, юллар имин булсын өчен, иң беренче чиратта андагы чокырларны ямарга, өстәмә яктылык чаралары куярга, торак пунктлар эчендә сикертмәләр санын арттырырга кирәк, дип саный. Ерак юлларга йөреп эшләүче Саба районы егете, күпләргә «татар дальнобое» буларак таныш блогер Назыйм Галимов та шул фикердә.
– Юллар имин булсын өчен, каршы як полосага чыкмаслык яхшы юллар да кирәк. Шәһәрара трассаларга әнә шундый юллар җитми. Тизлекне киметеп кенә юл һәлакәтен кисәтеп булмый. Кеше сәгатенә 40 чакрым тизлек белән барып та авариягә эләгергә мөмкин, – ди тәҗрибәле машина йөртүче.
Юл сагында торучылар көздән кышка күчкән чорда юлларда аеруча сак булырга куша. Ник дигәндә, елның-елында бу чорда республикада аварияләр саны бермә-бер арта. Дәүләт автоинспекциясе, алдан аяк киенеп, профилактик чаралар уздыра башлаган инде.
Рөстәм Гарипов фикеренчә, юлдагы иминлеккә республикада ун елдан бирле эшләп килгән «Халык инспекторы» системасы үз өлешен кертә. Ел башыннан бирле бирегә халыктан юл кагыйдәләрен бозучылар турында 61 меңнән артык видео килеп ирешкән. Күптән түгел әлеге порталга видео юллаучыларга акча да түли башладылар.
– Кыска гына шушы вакыт эчендә порталга килеп ирешкән видеолар нигезендә 55 карар чыгарылды. Видео җибәрүчеләрнең унысына акча түләнде инде. Якын арада тагын ун кешегә акча күчәчәк, – дип ачыклык кертте Рөстәм Гарипов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat