Күптән түгел Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Шуны истә тотып, финанс министры Радик Гайзатуллин белән быел 9 айда республика бюджетының ничегрәк үтәлүе, алдагы 3 елга планнар һәм сынаулар турында әңгәмә кордык. Министрдан шулай ук республиканың салым җыю, бюджет акчасын тоту бурычларын ничек хәл итүе белән дә кызыксындык.
– Радик Рәүфович, 9 ай йомгаклары буенча Татарстанның тупланма бюджетына салым керемнәре алынуга бәйле кыенлыклар һәм мөмкинлекләр турында сөйләп үтсәгез иде.
– Бу чорда бюджетның керем өлеше шактый ук уңышлы үтәлде. Беренчедән, салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 383 миллиард сум тәшкил итте. Бу исә Татарстанга Россия төбәкләре арасында – алтынчы, Идел буе федераль округында беренче урынга чыгу мөмкинлеге бирде. Әлеге күрсәткечләр финанс белән идарә итүнең югары дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм төбәк икътисадының тотрыклы булуы турында сөйли.
Икенчедән, физик затлар керемнәренә салымның (НДФЛ) күбрәк керә башлавы халыкның кереме үсүне күрсәтә. Республика муниципаль берәмлекләренең күпчелегендә әлеге салым күләме артты. Монысы да республикада икътисадый шартларның уңайлы булуы турында сөйли.
Шул ук вакытта кайбер предприятиеләрнең табышка салым түләүләре кимү төп кыенлык булып тора. Бу хәл ел ахырында салым керемнәренең гомуми күләме кимүгә китерергә мөмкин. Моннан тыш бюджетны үтәүнең нәтиҗәсен арттыру өчен салымның кайбер төрләре буенча бурычларны киметү эше төп юнәлеш булып кала.
Алга таба мөмкинлекләр дә башка салымнар һәм җыемнарны тотрыклы үстерүдән гыйбарәт. Җир салымының күбрәк керә башлавы киләчәктә җирле бюджетларны ныгытуга нигез булдыра. Тулаем алганда, килеп туган кыенлыкларга карамастан, Татарстанның тупланма бюджеты тотрыклылыгын һәм үзгәреп торучан икътисадый шартларга җайлашуга сәләтле булуын күрсәтә.
– 9 айда республика бюджетының чыгым өлешен үтәүдә нинди уңышларны билгеләп үтә аласыз?
– 2024 елның 9 аенда бюджетның чыгым өлешен үтәү финанс тәртибе һәм акчаны нәтиҗәле бүлүнең югары дәрәҗәдә башкарылуын күрсәтте. Тупланма бюджет чыгымнары 358 миллиард сум тәшкил итте. Бу хезмәт хакларын тулысынча һәм үз вакытында түләү, бюджетның барлык дәрәҗәләрендә планлаштырылган чыгымнарны финанслау мөмкинлеге бирде.
Хезмәт хакы буенча «май ае указлары»н үтәү – аерым игътибар үзәгендә. Бу эш кысасында, республикада уртача хезмәт хакына таянып, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең аерым категорияләре өчен эш хакының билгеләнгән күрсәткечләренә ирешелде. Әйтергә кирәк, әлеге күрсәткечләргә ирешүдә социаль өлкә учреждениеләренең бюджеттан тыш эшчәнлегеннән алынган керемнәр билгеле бер роль уйнады. Республика оешмаларында түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керем күләме 11,3 миллиард сум һәм муниципаль оешмаларда 3,8 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге акчаның күпчелек өлеше хезмәт хакын түләүгә җибәрелде. Бу исә бюджетның тотрыклылыгын һәм өстәмә ресурслардан нәтиҗәле файдалану мөмкинлеген күрсәтә.
– Быел инде 9 октябрьдә үк Дәүләт Советы утырышында 2025–2027 елларга республика бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 2025 елга Татарстан бюджетында нинди төп үзгәрешләр көтелә һәм алар керемнәргә, чыгымнарга ничегрәк йогынты ясаячак?
– 2025 елга бюджет федераль бюджет һәм салым законнарындагы үзгәрешләргә бәйле берничә үзенчәлеккә ия. Табышка салым, физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) кебек керемнәр статьялары һәм салым салуның гадиләштерелгән системасы аерым игътибар үзәгендә тотыла.
НДФЛ бүлегенә төзәтмәләр кертү зур гына бәхәсләр тудырды. Әмма, әйтергә кирәк, НДФЛның прогрессив шкаласын кертү төбәк бюджетында керемнәр артуга китермәячәк, чөнки бөтен артык сумма федераль бюджетка җибәрелә. Димәк, төбәк кереме билгеле бер югалту кичерәчәк, бу исә бюджетны үтәүне кыенлаштырачак.
Моннан тыш табышка салымны җыюның төп кыенлыклардан берсенә әйләнүе күздә тотыла. Әлеге салым, гадәттәгечә, керемнәр күләме ягыннан төп урынны алып тора. Әмма агымдагы икътисадый вазгыять шартларында тайпылышлар булырга мөмкин. Табышка салым кеременең фараздагы күләме 128 миллиард сум тәшкил итә.
Тагын бер мөһим әйбер – НДФЛдан керемнәр арту. Әлеге салымның, керемнәрнең гомуми күләмендә 38 процентка җитеп, төбәк бюджеты кеременең төп чыганагына әйләнүе көтелә. Шул ук вакытта хезмәткә түләү фонды үсү белән табышка салымнан керемнәрнең кимүе арасындагы кире бәйлелекне дә исәпкә алу мөһим.
Чыгымнарга килсәк, аларның үсүе хезмәткә түләүнең минималь күләме артуга, шулай ук донор төбәкләр өчен федераль бюджеттан илкүләм проектлар һәм федераль программаларны финанслашу күләме кимүгә бәйле. Әлеге сәбәпләр бюджетны үтәүне кыенлаштыра, аеруча федераль закондагы үзгәрешләрне исәпкә алганда. Якындагы 3 елда бюджетны үтәү һәр ел саен уртача 10 миллиард сумга «авырракка әйләнергә» мөмкин.
– Киләсе 3 елга Татарстан бюджетының чыгым өлешендә нинди өстенлекле юнәлешләр күздә тотылган һәм алар бюджетның социаль юнәлешле булуын ничек чагылдыра?
– Татарстан Республикасы бюджетының чыгым өлеше федераль макроикътисадый күрсәткечләрдән чыгып булдырыла һәм кирәкле барлык чыгым йөкләмәләрен финанслауны тәэмин итүгә юнәлдерелә. Төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып, мәгарифне, мәдәният, сәламәтлек саклау, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, яшьләргә, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүне кертеп, социаль өлкә кала. Яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.
Киләсе 3 елга мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм спорт мәйданчыклары кебек яңа социаль объектлар төзү каралган. Шулай ук, коммуналь челтәрләрне, парк һәм скверлар, балалар лагерьларын кертеп, гамәлдәге объектларны реконструкцияләү, капиталь төзекләндерү дә күздә тотылган.
Һәр ел саен бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру карала. Боларның барысы да бюджетның социаль юнәлешле булуын күрсәтә.
– Радик Рәүфович, 2025 елга бюджет дефициты аркасында бюджет программаларын кыскарту куркынычы юкмы?
– Бюджет дефициты сәбәпле, программаларны кыскарту куркынычы юк. 2025 елга каралган 13,5 миллиард сум күләмендәге бюджет дефициты финанслау чыганаклары белән тулысынча тәэмин ителгән. Моннан тыш быел бюджет үтәлеше йомгаклары буенча керемнәрнең чыгымнардан күздә тотылган дефицит күләменә яки аннан күбрәк тә артыграк булачагын көтәбез. Максатыбыз – ел ахырына кадәр әлеге бурычны хәл итү. Моны уңышлы башкарып чыгачагыбызга ышанам.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat