Үз илемдә – үз телем | «ВТ» газетасының махсус проекты | Таишевлар гаиләсе

Гаилә ул – …

Фәрит Таишев (ир, әти, ул, кияү):

… галәм үзәге.

Ландыш Таишева-Нигъмәтҗанова (кыз, хатын, әни, килен):

… яшәү мәгънәсе.

Римма Ибраһимова (әни, каенана, әби):

… минем балаларым.

Әнвәр Таишев (ул, онык):

… иң якын кешеләрем.

Ләйлә Таишева (ул, онык):

… бәхет чыганагы.

Гомәр Таишев (ул, онык):

… зур мәхәббәт.

Каюм Таишев (3 яшь):

… әти-әни.

Татарстанның атказанган җырчысы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишевлар гаиләсендә бар да үз урынында. Әти-әнигә хөрмәт, чиксез ярату, бер-береңне ярты сүздән аңлау яши аларда. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың улы һәм килене ничек яшәп ята? Без алар белән бәхетле булу серләре, туган телгә мәхәббәт, балалар үстерү турында сөйләштек.

 

ТӘРБИЯ

Ландыш белән Фәрит 2005 елда Казанда «Йолдызлар фабрикасы»нда таныша. Әнә шул көннән алар бергә. Фәритнең кешеләргә булган мөнәсәбәтен, бик тәрбияле һәм интеллигент икәнен Ландыш беренче очрашудан аңлый. Андый кешене ничек яратмыйсың инде, ди ул.

– Беренче көннәрдән үк бер-беребезне хөрмәт итеп яшибез. Арабызда зур мәхәббәт безнең. Яратып һәм яратылып гомер итәбез, – ди Ландыш.

Алар гел бергә. Әмма шулай булса да, ачуланышкан, юкка-барга кәефләрен төшергәннәре юк икән. Талашып, сүз көрәштереп ятарга вакытыбыз да юк, ди алар.

Матур яшәү үзеңнән тора. Һәр ситуацияне төрлечә аңларга була. Кемдер проблеманы җиңел хәл итә, кайберәүләр зурга җибәрә. Хәер, безнең арада аңлаша алмаган чаклар юк. Без барысын да акыл белән хәл итәбез. Берәр нинди сүз ишетелсә, ниндидер аңлашылмаучанлык чыкса, Фәрит белән бергә утырабыз да сөйләшәбез. Балалар тәрбияләүгә килсәк тә шулай. Аларга икебезнең дә җавап бер безнең. Шуңа күрә аларга мин нидер рөхсәт итмәсәм, әтиләре янына бармыйлар да, – ди Ландыш.

 

 

 

Балаларын өф-өф итеп үстерми алар. Кирәк икән, орышалар да, тиешле җирдә мактыйлар. Эш тә эләгә үзләренә.

– Авылда үз өебез бар. Җәйгә чыккач кайтып китәбез, август ахырында гына киләбез. Безнең йорт – җылы бер оя ул. Үземнең әти-әнием дә шунда кайта, Фәритнең әнисе, сеңлесе гаиләсе белән дә бездә. Мин аларны бик якын итеп яшим. Мөнәсәбәтләребез бик җылы, – ди Ландыш.

Концертлар, банкетлар вакытында җырчылар күбрәк балаларын Ландышның әти-әнисе белән калдыралар икән. Әмма Римма ханым да онык тәрбияләүдән читтә калмый. Улы белән киленендә еш кунак.

– Ландыш кебек киленем булганга сөенеп туя алмыйм. Ул миңа үз балам шикелле. Мин аны бер күрүдә яраттым. Киленемне күргән саен күрәсе, аларга килгән саен киләсе килеп тора. Бик ягымлы, дөрес тәрбия алган бала ул. «Әни, килеп кит, тәмле әйбер пешерәм», – дип тә шалтыратып чакыра. Ничек инде бармыйсың! Шушы сүзләргә күңелем бик була. Мин улыма да, киленемә дә бик рәхмәтле. Балаларны дөрес итеп тәрбиялиләр. Дүрт бала бит әле! Барысына да җитешергә кирәк, – ди Римма Ибраһимова. – Оныкларыма карап сокланам. Ләйләне күпләр белә инде. Әллә ниләр уйлап чыгара, бик оста бала. «Апуш» балалар театрына йөри. Әле беркөнне миңа дип сумка үргән. Бөтен эшне белеп үсәләр. Урамда тик йөргәннәре юк аларның. Ләйлә үзенең барасы җирләрен санап китә. Шаккатып тыңлап торам. Аның бер буш вакыты юк. Әнвәр дә, Гомәр дә тик тормый. Әлегә иң эшсезе – Каюм. Мондый әти-әни, апа-абыйлар белән ул да тик тормас.

 

 

 

Ландыш исә үзенә бер дигән ир үстереп биргән өчен Римма апага рәхмәтле икәнен яшерми.

– Әни кебек кеше башка юк ул. Аны яратасы килеп кенә тора. Бик гади, беркайчан да кеше сөйләмәс. Берәр кеше турында күңелсезрәк хәбәр ишетелсә, юктыр, дип кенә куя. Тормышыбызга кысылмый, өйрәтми. Бик акыллы каенана, – ди Ландыш. – Без аның белән гел киңәшләшеп яшибез. Матур итеп яшәүдән дә рәхәте юк инде. Һәр әти-әнинең теләге инде бу.

Гаиләдә Фәрит нинди әти? Әнә шул сорауга да җавап эзләдек. Фәрит балалар белән йомшак итеп сөйләшә, ди Ландыш. Әмма таләпчән әти. Улларын эшкә өйрәтеп үстерә.

– Сабыйларыбызны иркәләргә дә вакыт табабыз. Балачаклары матур үтсен. Алар безнең кебек авыл дип өзелеп тора. Фәрит тә, мин дә – шәһәр балалары, ә менә авыл шулкадәр якын. Шунда кайткач, күңел ял итә. Тавыклар алабыз, чебиләр үстерәбез. Күршеләр белән дус яшибез. Балалар рәхәтләнеп саф һава сулыйлар, күңелләре булганчы уйныйлар. Чит илләргә дә исебез китми безнең, – ди Ландыш.

ТЕЛ

Бу хакта сүз чыккач, Римма апа: «Безнең Ландыш хәзер дөресли», – дип куйды. Баксаң, үзара сөйләшкәндә берәр рус сүзе кушып җибәрсәң, Ландыш шундук кисәтү ясый икән.

–  Ландышның телгә, милләткә булган мәнәсәбәте гаиләсеннән килә. Әти-әнисе аны дөрес тәрбияләгән. Кода-кодагыйларым да бик әйбәт кешеләр, – ди Римма апа.

 

 

Татар гаиләләренең татарча сөйләшүенә гаҗәпләнергә кирәкми, ди Ландыш.

– Бу – безнең бурычыбыз. Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез. Русчага күчкәннәрен ишетсәм, шундук яннарына барам. Кайчак рус теленнән өй эше әзерләп утырган чаклары да була. Әмма өйдә башка телдә сөйләшү юк бездә. Мин татарча гына аралашуны таләп итәм, – ди Ландыш. – Мәктәпкә баргач, үзара рус телендә сөйләшәләр. Шунысы җитә. Әмма өйдә татарча сөйләшсәләр дә, безнең балаларның башка телне белүләре аксамый. Киресенчә, ике телдә дә камил аралашалар. Элек русча эндәшсәләр, мин сезне аңламыйм, дия идем. Бары тик гаиләдә генә телгә мәхәббәт тәрбияләп була. Телне балаларга өйрәтеп торганда гына саклап була.

 Татар булуыбыз – зур горурлык. Бу дөньяга татар булып тугансың икән – син  телне дә, гореф-гадәтләрне дә сакларга, милләтнең киләчәген кайгыртырга тиеш. Мәктәп белән бакча гаиләдә бирелгәнне генә дәвам итә. Һәрнәрсә теләктән торган кебек, татарлыгыбызны саклау да үзебездән тора.

РУХ

Ландыш, бергәләп нидер эшләүдән тәм табам, ди. Аларда синең, минем эш дигән әйбер юк. Балалар да бөтен эшне өйрәнеп үсә. Малайлар да савыт-саба юып куя икән.

– Эшләп кеше үлми. Физик яктан ару рәхәт инде ул, – ди Ландыш. – Балаларны да тырышлыкка өйрәтәбез. Алар бездән күреп тора. Әтиләре дә, мин дә – алар өчен зур өлге.

 

 

Җырчылар гаиләсендә очрашулар гармун тартмыйча, җырламыйча узмый икән. Ландышның әтисе матур итеп гармунда уйный, Римма кодагый аңа кушылып җырлый, әбисенә Ләйлә дә иярә.

– Әти-әниләрнең янәшәдә булуын тою рәхәт. Яныңда яраткан кешең, аның якыннары, өй тутырып балаларың уйнап йөри. Балалы кеше – бәхетле кеше. Без Фәрит белән балаларыбыз өчен дип эшлибез, яшибез. Сабыйларыбыз исән-сау булсын. Зур байлыгыбыз – гаилә, – ди Ландыш.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү