Гасыр вакыйгасы: октябрь инкыйлабына бүгенгедән караш

Иртәгә совет чорында илнең беренче төп бәйрәме булган дата – Октябрь революциясе көне. Бәйрәм демонстрацияләрен – кызыл транспарантлар тоткан халык белән тулган урамнарны, салкынча, ләкин бәйрәм рухлы ноябрь иртәләрен өлкәнрәкләр әле яхшы хәтерлидер. Бәйрәм өйдә дә дәвам итә иде: талонга алынган продуктларны, шул хикмәтле кәгазь кисәгенә юлланган шешәне дә өстәлгә куеп, иң гадел, иң шәфкатьле илдә яшәвебезгә сөенеп, табын кора, аклы-каралы телевизордан Мәскәүдәге хәрби парадны да карарга өлгерә идек.

Ул заман, ул җәмгыять бөтенләй гаделсез дә булмагандыр, бәлки. Тик ул авыру иде. Хаста беренче чиратта икътисад үсешенең капиталистик илләр белән чагыштырганда ике аякка да аксавында, түбән булуында чагылды. Шулай ук ул азык-төлек, халык куллануы товарларының тиешле күләмдә җитештерелмәвендә, хәрби чыгымнарның чамасызлыгында, идеологиянең искерүендә дә иде. «Үзгәртеп кору» атасы Михаил Горбачев авыру илне терелтергә, социализмга яңа сулыш өрергә – икътисадны тизләтергә, җитештерүне арттырырга, гомуми коралсызлану аша хәрби чыгымнарны киметергә алынып карады. Барысына да өстәп, халыкны җанландыру, активлаштыру җәһәтеннән, фикер төрлелеген, хәтта сүз иреген дә рөхсәт итте. Тик соңгы генсек күпме генә тырышмасын, сүз, матбугат, җыелышлар ирегеннән башкасы барып чыкмады кебек. Авыру, ягъни социализм реанимациядән тәки чыга алмады. Ә ирек дигәндә, аны җиде дистә ел буе күрмәгәннәргә бир генә инде син – каш ясаганда тиз арада күз чыгарачаклар. Ил, чыннан да, башка ишелгән ирекләрдән тиешенчә файдалана белмичә, төрле тәртипсезлекләргә, буталыш-чуалышларларга кереп китте. Дилбегә башка кулларга күчүгә, Союз таркалды, аннары без иң «гадел» җәмгыятьтән бөтенләй дә баш тартып, баш-аягыбыз белән «явыз» капитализмга чумдык. Октябрь революциясеннән башланып, 73 ел буе барган биниһая олы, масштаблы иҗтимагый-сәяси тәҗрибә шул рәвешле тәмамланды.

Октябрь инкыйлабының сәбәпләре яхшы билгеле. Төп сәбәп, әлбәттә, сугыш – Беренче бөтендөнья сугышы иде. Озакка сузылган зур сугыш икътисадны һәрчак йончыта, хәлсезләндерә. Хәлсез икътисад халыкның тормыш сыйфатына китереп суга. Башкала чаклы башкалада халыкны төп ризык – икмәк белән тәэмин итүдәге өзеклекләр, күрелмәгән ипи чиратлары, бәяләрнең чамасыз үсүе, фронттагы авыр хәлләр ничек ризасызлык, киеренкелек тудырмасын да, ничек забастовка, чуалышларга илтмәсен.

Белүебезчә, 1917 елның беренче инкыйлабы ул – февральдә яралган буржуаз-демократик революция. Яңадан нәкъ ярты елдан соң большевикларга властька юл ачачак инкыйлаб. Февраль революциясе – 1905–1907 еллар реакциясе бастырган демократик ирекләрнең кире кайтуы ул. Башка бер ил булса, шушы халәттә туктар, ирек китергән мөмкинлекләрдән файдаланып, алга барыр, үсәр иде. Тик Россия андый ил түгел. Өстәвенә һаман да туктамаган сугыш. Ә Ленин һәм аның көрәштәшләренә демократик ирекләр – май өстенә бал. Демократиядән файдаланып, властьны алырга, алгач, демократияне пыран-заран китерергә бер дигән җай. Алар шулай эшли дә. Вакытлы хөкүмәтнең җебеклеге аркасында, көзгә таба власть гомумән дә аяк астында ята – үрел дә ал. Большевиклар иренми, ала. Кан түкми генә. Тик Керенский хөкүмәтеннән аермалы буларак, властьны бирмәс, саклар өчен, алар тиздән кызыл террор дип аталган мәшхәргә кереп китүдән аз гына да тартынмый. Пушкин язган «Русский бунт – бессмысленный и беспощадный» шулай башлана.

Мин вакыйгалар агышын, хронологияне белмәгән укучы белсен, белгәннәр исенә төшерсен өчен язам. Кызыл һәм ак террор, миллионлаган корбаннарга китергән Гражданнар сугышы, чын һәм ясалма ачлыклар, репрессияләр, тагын сугыш – безнең ил ХХ гасырда үткән фаҗигале юл шундый. Безгә ул юлның дөрес түгеллеген аңларга аз да, күп тә түгел, 73 ел кирәк булды.

Россиягә тиңдәшсез сынаулар, тетрәнүләр китергән, ХХ гасырның төп вакыйгасы булган Октябрь революциясенең дөньяны үзгәртүен, калган дөнья, андагы хезмәт ияләре өчен аның бары файдага гына булуын да искәртү зарур. Ни өчен файдага? Чөнки ул калган илләрдәге капиталга курку китерде. Дөнья пролетариат юлбашчысының уң кулы булган Лев Троцкийны, аның «перманент революция» теориясен дә, большевикларның яңа максатларын да белеп яшәде. Троцкий тәгълиматы буенча Россиядә башланган инкыйлаб акрынлап бөтен дөньяны кочарга тиеш иде. Бүген ул Россиядә, иртәгә – Европада, берсекөнгә – Төньяк Америкада һ.б. Шуңа күрә 8 сәгатьлек эш көне, лаеклы хезмәт хакы, профсоюзлар, төрледән-төрле социаль яклаулар һәм, ахыр килеп, «швед социализмы» дигән феномен – берсе дә күктән төшкән әйберләр түгел. Аларны глобаль капиталдагы курку, революция уты безгә дә күчәчәк, дигән шөлләү тудыруы ачык…

Григорий Явлинский дигән мәгълүм икътисадчы заманында: «Коммунизм ул бетләү кебек, һәрчак фәкыйрьлектән килеп чыга», – дип сөйләнергә ярата иде. Килешмәслек түгел, дөрес сүзләр: инкыйлаблар фәкыйрьлектән, тигезсезлектән, гаделсезлектән ярала. Ә фәкыйрьлекнең каян килеп чыкканлыгын беләбез, ул – каптализмдагы туймас тамаклык, комсызлыктан. Ленинның төп казанышы шул: ул капиталга онытылмаслык сабак бирде – ХХ гасыр башындагы изүдән, 12–14 сәгатьлек эш көненнән, хезмәт кешесенең хокуксызлыгыннан инде бер нәрсә дә калмады.

«Җиһан киредән капитализмга кайтты – Ленин, башта җиңсә дә, җиңелде», – диюдә дөреслек аз. Чөнки ни генә сөйләсәләр дә, дөньяны үзгәртә алган Ленин – үткән ХХ гасырның беренче кешесе, ә ул башкарып чыккан Октябрь революциясе, әйткәнебезчә, ул гасырның төп вакыйгасы булып кала…

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү