«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестивале: актанышлылар нәрсә белән гаҗәпләндерде?

Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» республикакүләм конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы мәдәнияте көне узды. Актанышлылар «Олы юллар сызганнарны – тамырлардан күреп танырлар» дип исемләнгән мәдәни программа бүләк итте.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» фестиваль-конкурсы 2023 елдан башлап «Мәдәният» милли проектының «Иҗат кешеләре» федераль проекты кысаларында оештырыла. Быел конкурста барлыгы 32 район катнашты. Нәтиҗәләр һәм Гран-при иясе декабрь аенда билгеләнәчәк.

Фестивальдә һәр төбәк үз тарихы һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмәләр, туристик маршрутлар тәкъдим итә. Милли ашлар, халык сәнгате, иҗади төркемнәрнең чыгышлары районның уникаль мәдәни кодын җиткерергә ярдәм итә.

 

 

Актанышлылар узган елдагыча фестивальгә зур җаваплылык белән караган. Чара кунаклары һәм тамашачылар өчен “Әкият” театры мәйданчыгында Актанышта этнографик экспедицияләр вакытында табылган җыр, биюләрне туплаган фольклор күренешләре һәм флешмоб оештырылды. Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов килгән кунакларны сәламләп, район җирлегенең уңышлары белән бүлеште:

– Актаныш – үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, милли йөзен югалтмаган, татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап яшәүче саф татар районнарының берсе. Районыбызда 10 нан артык халык театры, муниципаль театр эшли. Ел дәвамында алар Казан тамашачыларын сөендерә. Нинди генә авыр чорда яшәсәк тә, татар халкы кайгыда да, шатлыкта да үз кичерешләрен җыр, моң аша җиткергән. Мондый чаралар бик кирәк. Ул безне берләштерә, яшәргә, көрәшергә көч өсти, – дип төгәлләде ул.

Районның оста куллары да төрле күргәзмәләр һәм остаханәләр аша үз җирлекләренең үткәне һәм бүгенге яшәеше белән таныштырды.

– Әлеге конкурста икенче ел катнашуыбыз. Узган елны Актаныш беренче урынга лаек булды һәм 1 миллион сум акча белән бүләкләнде. Быел без тагын да канатланып килдек. Районның һәр 25 җирлегендә “Тарихи арбалар” дип аталган күчмә музейлар әзерләнде. Анда шәхесләребез турында мәгълүматлар, аларның шәхси әйберләре тупланган. Төп темабыз бишек һәм бәби йолаларын күрсәтү иде, – диде  Актанышның Иске Кормаш авылыннан килгән катнашучы Рәмилә Хаматуллина.

 

 

Әлеге фестиваль кунакларны авыллар тарихы белән генә таныштырып калмыйча, аларга үз тамырларын табарга булышу өчен дә бер сәбәп. Әйтик, журналист, “Печән базары” фестиваленә нигез салучы Гөлназ Бәдретдин биредә нәсел шәҗәрәсен табуы белән бүлеште:

– Мин үзем Уфадан, ләкин әнием Актаныш ягыныкы. Кызганыч, мин бабыкаем ягыннан бер буынны да белмим. Шуңа күрә алар турында бераз әнидән сораштым һәм, бәлки, бабаем ягыннан туганнарның берәрсен очратырмын әле, дигән уй белән әлеге фестивальгә килдем. Монда Актанышның Апач авылы шәҗәрәсе тәкъдим ителгән. Әлеге авылга нигезне нәкъ тә Апас исемле кеше салган. Шул шәҗәрәдә мин үз бабамны күреп алдым да шаккаттым! Хәзер үз буыннарымны табып, алар белән сөйләшәсем килә. Минемчә, мондый чаралар тамырларың белән якыннан танышу өчен бик мөһим, – дип сөйләде ул.

Фестиваль Актаныштан чыккан күренекле шәхесләрне һәм сәнгать әһелләрен кунак буларак бер мәйданда җыйды. Чарага якташларының уңышларын уртаклашырга җырчы Асаф Вәлиев та килгән иде.

– Без, Казанда яшәүче якташлар, үзебезнең Актаныш районыннан килгән сәнгать осталарын һәрвакыт сөнеп көтеп алабыз. Күптән түгел бик матур итеп Казандагы “Актаныш” якташлар җәмгыяте белән хәйрия концертын да уздырып җибәргән идек. Алар белән башкалада очрашып аралашу бәйрәмгә тиң. Менә бу юлы да озак күрмәгән танышларны очраттым, хәл-әхвәлләрен белештем, бергәләп фотоларга төштек. Бер күрешү – үзе бер гомер, диләр бит. Якташларыма зур уңышлар һәм әлеге фестивальдә җиңү теләп торам, – дип уртаклашты җырчы.

 

 

Актаныш мәдәнияте көне үзешчән сәнгать коллективлары, талантлы гаиләләр һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында зур концерт белән төгәлләнде. Сәхнәдә район артистлары белән беррәттән Чечня сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чыгышлары да тәкъдим ителде.

– Катнашучылар һөнәри яктан, шулай ук танылган шәхесләр һәм гаиләләр аша Актаныш җирлеге тарихын ачып бирә алды. Һәр җирлек Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр, Чечня, Әфган сугышында катнашучыларны исәпкә алган. Якташларым гаҗәеп тирән һәм бай эчтәлекле чара оештырып чыккан, – диде тамашага килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү