Рөстәм Миңнеханов иң лаеклыларга премияләр тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иң лаеклыларга республикада граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды. Әлеге премия 2015 елдан башлап ел саен тапшырыла.

– Соңгы елларда безнең җәмгыять үзенең ни дәрәҗәдә җитлеккән булуын күрсәтте һәм дәүләтебезнең чын терәгенә әйләнде. Шунысы куанычлы:  хәйриячелек һәм волонтерлык оешмалары саны елдан-ел арта. Кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә, социаль проблемаларны хәл итәргә һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә торган социаль әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла. Бүген без аеруча алдынгы иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен хөрмәтлибез, – диде Рәис, премия ияләрен котлап.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү