Хастаханә тәрәзәсеннән сикергән хатын шалтыратып, хәле яхшы булуын әйткән булган

Кичә 52 яшьлек хатын-кыз РКБ тәрәзәсеннән сикереп һәлак булган.

Кичә 52 яшьлек хатын-кыз РКБ тәрәзәсеннән төшеп һәлак булган. KazanFirst фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклаган. Басма чыганагы мәгълүматларына караганда, сырхау көндез туганнарына шалтыратып, хәленең әйбәт булуын әйткән. Моннан тыш, табиблар сүзләренә караганда, аның терелүенә зур өметләр багланган булган.
Фаҗига кичә көндез килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сырхау 8нче каттан егылып төшкән. Бичара шундук җан биргән.
Хатын-кызның яман шеш авыруыннан интеккәнлеге мәгълүм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү