Табиб-диетолог салкын тидерүләр сезонында иммунитетны ныгыту өчен кирәкле ризыкларны атап үткән. Болар – пробиотикларга бай булган йогырт һәм әчетеп тозлаган кәбестә. Шул ук вакытта җиләк-җимеш, сарымсак, имбир һәм яшел тәмләткечләр дә иммунитетны ныгытуга ярдәм итә. Диетолог Кайл Кроули Нealthnews басмасы хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән, дип яза “Газета.ру”.
Табиб сүзләренә караганда, салкын чорда цитрус җимешләрен, шулай ук кара җиләк, сарымсак, имбир, яшел тәмләткечләр, чикләвек һәм көнбагышны күбрәк ашарга кирәк. Бу продуктларда файдалы витаминнар, минераллар һәм ялкынсынуга каршы көрәшү үзенчәлегенә ия булган табигый матдәләр – антиоксидантлар күп. Белгеч сүзләренә караганда, биоөстәмәләр (БАД) дә сәламәтлек өчен файдалы булырга мөмкин. Шулай да файдалы матдәләрне ризыклардан күбрәк алырга кирәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat