Куша Штатларның Республика партиясеннән кандидат Дональд Трамп демократлар кандидаты Камала Харриска караганда сайлауда җиңүгә күбрәк мөмкинлекләргә ия. Американы өйрәнүче политолог Малек Дудаков “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Хәзерге вакытта Трамп Харриска караганда күбрәк тавышка исәп тота ала. Әмма өстенлеге әлләни зур түгел, шуңа күрә Трампның тәгаен генә җиңәчәген әйтеп булмый”, – дип билгеләп үткән Дудаков.
Аның әйтүенчә, Ак йортка кем генә килсә дә, ул барыбер Россия белән сөйләшүләрне башлап җибәрергә мәҗбүр булачак.
“Трамп – шундук, Харрис – акрынлап кына бу эшне башлап җибәрер дип уйлыйм. Алар, Байден һәм аның командасы белән чагыштырганда нәтиҗәлерәк эшләүләрен күрсәтеп, безнең белән уртак тел табарга омтылып караячак”, – дигән фикерен белдергән белгеч.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat