Трамп җиңелүгә әзер түгел

Дөнья яңалыклары Америкадагы президент сайлавы тирәсендә формалаша. Бу юллар язылганда, американнар төнге йокыда әле, аларны хәлиткеч көн кояшы уятыр. Көнбатыш ярымшардагы держава белән кем идарә итәчәге дөнья сәясәте өчен әһәмиятле, билгеле.

Якшәмбе көнне картада бер нокта гына булган Молдовада үткән президент сайлавы да мәгълүмат кырында ярыйсы ук шау-шу кубарды. Шулай булгач, «Атом-төш державасы һәм планетаның икътисад гегемоны штурвалын кем тотачак?» дигән сорауга җавапны миллиардлар дулкынланып көтсә гаҗәпмени? Молдовада исә гамәлдәге Президент Майя Санду элекке прокурор Александр Стояноглыны 55,3 процент тавыш белән җиңде. Соңгысы Россия яклы кандидат буларак дан казанган иде. Санду исә – Европа белән якынаю тарафдары. Көрәш кискен барды. Башта Стояноглының лидерлыгын хәбәр иттеләр, әмма чит илләрдә тавыш бирү нәтиҗәләрен кушкач, Санду алга чыкты. Көнбатыш сәясәтчеләре, сайлауга Россия тыкшынды, дип шаулады. Байден, мәсәлән: «Россия Молдовадагы демократияне, сайлау процессын җимерү омтылышында җиңелде», – дип белдерде. Молдованың элекке Президенты Додон: «Санду Стояноглы ил эчендә җиңелеп, гражданнарның ышанычын югалтты һәм «аксак үрдәк»кә, «диаспора президенты»на әверелде», – диде. Молдованың социалистлар партиясе чит илләрдәге сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде.

АКШ Молдова гына түгел, анда киеренкелек күпкә кискен. Сэм агайның кемне яклап тавыш бирәчәге Европаны да, Кытайны да, Россия белән Украинаны да борчый. Социологик сорашу нәтиҗәләре, букмекер контораларында куелган ставкалар, төрле агентлыклар ясаган белдерүләр иң соңгы сәгатьләрдә күбесенчә я Трампның өстенлеген, я кандидатларның тигез баруын дәлилли. Җирән харизматик барлык икеләнүче штатларда да өстенлек итә дигән саннар күренә. АКШта җиңүче нәкъ менә шул икеләнүче штатларда җыелган тавышлар нәтиҗәсендә билгеләнә дә инде. Әмма Politico (Американың сәяси журналистикасы органы): «Иң төгәл дип саналган яңа методика Камала Харрисның җиңәчәген әйтә», – дигән юллар бастырды.

Кем җиңсә дә, Американың ерткыч тышкы сәясәте зур үзгәреш кичермәс, әлбәттә. Трампның сайлау алды белдерүләре кискен борылышлар вәгъдә итә итүен. АКШның дәүләт әҗәте турында: «Криптовалютада 35 триллион долларлык зур булмган кәгазь язам да, бетте, безнең бурыч юк», – дип белдерүе генә дә ни тора! Дошманнар исемлегенә Кытайны гына түгел, Евросоюзны да кертүе һәм аларның товарларына 100–200 процентлык пошлина вәгъдә итүе шулай ук кызыклы. Трамп бары тик сатулашучы сәүдәгәр генә, аның белдерүләренә менә шул призмадан карарга кирәк. Эш гамәлгә килеп терәлүгә, бәяләр төшәчәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү