Дүрт ятимне сыендырган әни: «Күкрәгемә кысуга минеке булды»

Мамадыш районының Пойкино авылында гомер итүче Зоя һәм Алексей Шахтиннар – дүрт ятимне җылы кочагына сыендырган кешеләр. Башта малай, аннары аның янына өч кыз алып кайталар.

– Иремнең әти-әнисе бик яхшы кешеләр булып чыкты. Әти, мин килгәч, трактор астында калып вафат булды. Мария әни белән рәхәтләнеп яшибез. 33 ел кыз белән ана кебек инде без. Шушы вакыт эчендә ник бер сүзгә килик. Биемем дә уңай кеше, үзем дә кирәк чакта дәшми кала беләм. Шулай иткәндә, бар да уза да китә, – дип сөйли Зоя.

Ул – Түбән Оча кызы. Булачак иренең апасы белән дус була алар. Алексей белән дә шул апасы күрештерә. Озак та үтми, яшьләр өйләнешә. Күпме генә көтсәләр дә, үз балалары тумый. Зоя моңа бик борчыла. Ире, әйдә, бала алып үстерик, ди.

– Без малай эзләп киттек. Тиз таптык. 6 айлык сабыйны уллыкка алдык. Аңа исем куштык, фамилиябезне бирдек. Алешага хәзер 26 яшь инде, узган ел үзе дә гаилә корды. Кечкенәдән алгач, ул минем үзем тапкан балам кебек. Күкрәгемә кысуга, минкее булды, бу – минем улым, дидем, – ди Зоя. – Бервакыт улымның тапкан әнисен эзләмәкче идем, балам туктатты. Кирәгем булса, ташламас иде, диде. Мин – сезнең бала, миңа башка кеше кирәкми, диде. Шуннан соң бу хакта сүз катмадым. Улыбыз бераз үскәч, тагын бер кыз аласыбыз килде. Иремә – малай, миңа – кыз, янәсе. Киттек кыз эзләп. Барсак, өч бертуган бала күзгә карап тора. Аларны калдырып кайтып китә алмадык.

Олысына – 5, уртанчысына – 2, иң кечесенә 8 ай гына була. Бәхет төенчекләрен күтәреп кайтып китә Шахтиннар. Сабыйларны бик кадерләп үстерәләр. Зоя аларны да үзенекеләр кебек кабул итә. Кечесе бит әле күкрәк баласы гына. Ике яшьтәгесенә дә, биш яшьтәгесенә дә әни кирәк! Бервакыт аларның карт әбиләре эзләп килә. Аннары инде ай саен килеп йөри башлый. Тик кызганыч, ул үлеп китә. Үз әниләрен белсәләр дә, кайчандыр җылы оясына алып, әни назын биреп үстергән Зояга «мама» дип кенә торалар.

– Иң кечесе дә үсеп җитте инде. Тиздән 18 яшен тутыра. Төпчегебез Эвелина исемле. Уртанчыбыз – Виктория, апалары Евгения исемле. Евгения дә, Виктория дә кияүдә. Мамадышта яшиләр. Атна саен яныбызга кайтып йөриләр. Кияүләрнең дә иң яхшылары эләкте безгә. Татар егетләре туры килде. Олы кызымның улы бар инде. Шул онык белән мәш киләбез. Бигрәкләр яратам үзен, – ди Зоя. – Ирем дә балаларыбыз өчен барысын да эшли.

Эвелина Алабугада медицина көллиятендә белем ала икән. Матур итеп җырлый, ди  әнисе. Кызлар алып үстергән әти-әниләренә бик рәхмәтле. Зоя әйтүенчә, гел яратуларын белдереп, хөрмәт итеп яшиләр. Абыйларын да бик якын итәләр. Ул кайтса, шундук сеңелләре дә төп ояга җыела.

Без Зоя белән татарча гына сөйләштек. Ул да, ире дә, балалары да өч тел беләләр.

– Ятим балаларны тәрбиягә алып, бәхетле гомер кичерәм. Иремә рәхмәт. Әгәр ул, әйдә, бала алыйк, димәгән булса… Тормышның бар яме балаларда бит! Улым-кызларыма да рәхмәтлемен. Мине әни иттеләр. Аларны үстерүнең бер дә авырлыгын сизмәдем. Каенанам бик булышты. «Мин алтыны үстердем әле, сезнеке дүрт кенә», – дип әйтә иде, – ди Зоя. – Авылда почтада эшлим. Күрше авылларга йөрергә мопед алдым. Беренчесе искерде инде. Анысын 2012 елда сатып алган идем. Быел яңарттым әле. Авырмыйча яшәргә язсын, дим. Дөньям түгәрәк, яратып торучы ирем, балаларым, килен-кияүләрем, оныгым бар. Иң зур бәхет шул инде!

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү