Бүген Казанда бер бүлмәле фатир сатып алу өчен уртача 210 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә кирәк. Ә Мәскәүдә шундый ук торакка рәсмиләштергән ипотека буена артык түләгән акчага 80 «Лада Гранта» машинасы сатып алып була, ди. Хәзерге шартларда фатир сатып алу – хәлдән килә торган эшме? «ВТ» хәбәрчесе торак базарындагы вазгыятьне белеште.
Россия Үзәк банкы соңгы утырышта Төп ставканы 19 проценттан 21 гә кадәр күтәрде. Ипотека программаларына исә шул җитә калды. Бүген банклар торакка бурычны уртача 25–27 процент белән бирә. Торак базарында хәлләр болай да сөенерлек түгел иде. Моны аңлау өчен бу елның җәендә илдә 4 процентлы ташламалы ипотека программасы тәмамлануын, ә соңгы елларда бала үстерүче күп кенә гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм иткән 6 процентлы гаилә ипотекасының шартлары үзгәрүен искә төшерү дә җитә.
Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина исә соңгы еларда торак базарында күзәтелгән хәлләрдән сабак алырга киңәш итә.
– Ипотека рәсмиләштерү күрсәткечләре акрынлап кими. Тик бу – бик зур күрсәткечләрдән артка чигенү. Бездә үсеш күрсәткечләре утыз процентка кадәр җитте. Мондый тизлекне артык озак саклап булмый. Торак базарының артык нык җанлануы киләчәктә кризиска китереп җиткерергә мөмкин. Ипотека кредиты бирү тотрыклы рәвештә үсәргә тиеш, – диде ул.
Ягъни торак алу мөмкинлеге белән ипотека рәсмиләштерү мөмкинлеген бутамаска киңәш итә Үзәк банк җитәкчесе. «Процент ставкалары түбән булса да, фатир алырга теләүчеләр зур суммада кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр. Чөнки ташламалы ипотека программалары бәяләр үсүгә китерде. Ә бу – торак алу мөмкинлеге артты дигән сүз түгел», – диде Эльвира Нәбиуллина. Килешмичә дә булмый. Берләштерелгән кредит бюросы мәгълүматларына караганда, алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 2023 елның декабрендә ипотека рәсмиләштерү күрсәткече, 8 процентка артып, 1,03 триллион сумга кадәр җиткән. Бу акчаны кайтарып бирәсе дә бар бит әле. Киләчәктә инфляция күрсәткечләре кимегәч, кредит ставкалары да төшә башлар, дип фаразлана. Кайчан икәне генә билгесез.
Бу елның сигез ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда ипотека буенча түләү вакыты узган бурыч күләме 41 процентка арткан. Ел башында ул 1,2 миллиард сум булса, сентябрьдә исә 1,7 миллиард сумга җиткән.
Ул арада Казан илдә уртача хезмәт хаклары белән айлык ипотека түләве арасындагы аерма иң зур булган шәһәрләрнең беренче өчлегенә эләккән. Безне Мәскәү белән Санкт-Петербург кына узган. «РБК» хәбәр итүенчә, Татарстан башкаласында яшәүчеләргә уртача бәясе 8,5 миллион сум тәшкил иткән бер бүлмәле фатир өчен ай саен 126,1 мең сум акча түләргә кирәк. Шул ук вакытта хезмәт хакы аз да түгел, күп тә түгел – 210,2 мең сум тәшкил итәргә тиеш.
Мәскәүдә «берле»гә рәсмиләштергән ипотека кредиты буенча артык түләгән акчага 80 «Лада Гранта» машинасы сатып алып була әнә. Аяктан егарлык исәп-хисапны финанс маркетплейсларының берсе ясаган. Мисал өчен, ил башкаласында 15 миллион сумлык бер бүлмәле торакны алганнар. Кредит ставкасы – 26 процент, беренчел кертем – 30 процент, ипотеканы мөмкин булган иң озак вакыт – 30 елга рәсмиләштерелә дип исәпләгәннәр. Бу очракта артык түләү 72 миллион сумга якын тәшкил итәчәк. «Әлеге акчага 80 «Лада Гранта» машинасы, 1 вертолет, Мәскәү янында 400 гектар мәйдандагы ферма яки Ростов өлкәсендәге кирпеч заводы сатып алырга мөмкин», – дигән белгечләр.
Бәяләрне «ВТ» хәбәрчесе дә исәпләп карады. Статистика мәгълүматларына караганда, Казанда яңа йортта бер бүлмәле фатир – 7,8 миллион сум, «икеле» 11,2 миллион сум тора. Шәһәрнең Совет районында төзелә торган торак комплексларның берсендә 36 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир-студияне 7,9 миллион сумга тәкъдим итәләр. Шунда шалтыраттык. «Банк клиенты булмагач, сезгә кредит ставкасы 26,2 процент тәшкил итәчәк. Беренчел кертем итеп торакның 30 процентын түләп кую мөмкинлеге булса (ә бу – 2,4 миллион сум дигән сүз. – Ред.), 30 елга айлык түләү 119 мең сум булачак», – диде телефондагы хатын-кыз. Уртача хезмәт хакы 199 мең сум тәшкил итәргә тиеш икәнен дә искәртте ул. Моны дәлилләү өчен эш урыныннан соңгы ике елда алган керем турында белешмә һәм хезмәт кенәгәсе күчермәсен дә алып килергә кирәк икән. Утыз елдан соң фатирым 45 миллион сумга (!) төшәчәк. «Алтын бәясенә фатир сатып алучылар күпме?» – дип сорагач, менеджер тораклы булу теләгем юк икәнен аңлады булса кирәк: «Ник вакытны бушка әрәм итәсез соң?» – дип, телефонны куйды. Ачуын да аңлап була кебек. Сатучыга сатарга кирәк. Ә күпчелекнең кесәсендә миллионнар түгел, җил уйный.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, якын арада торак бәяләре тагын да артырга мөмкин:
– Илдә моңарчы гамәлдә булган ташламалы ипотека программалары ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга, акчаны инвестицияләргә теләүчеләр фатир сатып алып бетерде инде. Артык кирәк булмаса, мин бүген ипотека йөгенә чуммас идем. Җитмәсә, алга таба процент ставкасы 30 процентка кадәр күтәреләчәк дип тә фаразлана. Димәк, торак тагын да кыйммәтләнәчәк. Өстәмә чыгымнар турында да онытырга ярамый. Мәсәлән, банктан кредит рәсмиләштергән очракта торакны, тормышны иминиятләштерергә кирәк. Әйе, бу мәҗбүри түгел. Әмма моны эшләмәсәң, банк ставканы күтәрергә мөмкин. Торак сатып алуга керешкәнче, боларның барысын да исәпкә алырга киңәш итәбез. Бүген кулдагы акчаны банкка салып кую күпкә отышлырак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat