Моңлы тавышлы, кызык, шул ук вакытта җитди һәм тыйнак. Тамашачы аны Булат («Зәңгәр шәл»), Фирзәт («Мәхәббәт FM»), Бәчке («Гөргөри кияүләре») һәм Галимҗан («Яшь йөрәкләр») рольләре өчен аеруча ярата. Татарстанның атказанган артисты Ирек Кашапов белән иҗади гаилә, актерлык һөнәренең әһәмияте, сәхнәдәге көлкеле хәлләр, кумирлар һәм хыялдагы роль турында сөйләштек.
– Иҗат юлына беренче адымнарыгызны кайчан ясадыгыз?
– Әти-әнием авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Яшь чактан ук алар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев белән оештырылган кичәләрдә катнашып, биеп, җырлап йөргән. Әтием дә, әнием дә бик матур җырлый. Әтием өстәвенә оста гармунчы да иде.
Өч яшемдә үк әти гармунына «Сарманай», «Бер генә минутка» җырларын башкара идем. Алар бездә видеомагнитофонда да сакланган әле. Авылда Яңа ел кичәсендә беренче тапкыр сәхнәгә чыгуым исемдә. Мин чыгыш ясаганда, микрофонны безнең авылның баш бухгалтеры тотып торган иде. Әти гармун уйнады, мин җырладым. Дебютым шулайрак узды.
– Алайса ни өчен актерлык һөнәрен сайлавыгыз аңлашыла.
– Әти гомер буена баш агроном булып эшләде. Дөресен әйткәндә, мин дә аның юлыннан китмәкче идем. Бу эшнең нинди җитди һәм катлаулы икәнен күреп үстем. 11 сыйныфны бетергәндә, әти башка һөнәр сайларга киңәш итте. Мәктәптә укыганда төрле кичә, спектакльләрдә катнашып йөргәч, Казанга театр училищесына керергә карар кылдым. Шулай итеп, училищеда Әмир Камалиев һәм Ришат Хаҗиәхмәтов курсында белем алдым. Сәхнә теле буенча Инсаф Абдулла, вокалдан Рауза Пайгетова укыткан иде. Училищены тәмамлаганнан соң, Казан Мәдәният һәм сәнгать университетына Фәрит Бикчәнтәев курсына укырга кердем. Анда Радик Бариев, Рамил Фазлыев, шулай ук Инсаф Абдуллада белем алдым.
– Иң беренче ролегезне искә төшерик әле.
– Укуны тәмамлап, эшли башлаганнан соң башкарган беренче ролем – «Яшь йөрәкләр» спектаклендә Галимҗан. Ул героемны бик яраткан идем. «Мәхәббәт FМ»дагы Фирзәтне дә яратып уйныйм. Тискәре геройлар кебек тоелса да, аларның да яхшы яклары бар. Кеше бер генә төрле була алмый бит.
– Нинди роль турында хыялланасыз?
– «Наемщик» спектаклендә Батырҗанны уйнар идем. Мин үзем җырларга яратам бит. Репертуарым да классика һәм татар халык җырларыннан тора: «Батырҗан җыры», «Кара урман», «Рәйхан», «Синең куллар, әнкәй», «Тәфтиләү»… Актер белән җырчы һөнәре янәшә бара. Аларны аерып булмый. Якын киләчәктә театрда музыкаль «Башмагым» спектаклен тәкъдим итәргә торабыз. Мине Кәрим бай ролендә күрергә мөмкин булачак.
– Сәхнәдә форс-мажорлар, көтелмәгән хәлләр булгалый торгандыр?
– Әлбәттә, бар алар. «Мәхәббәт FM»да торттан чыгучы Чарли Чаплин бер шешә шәрабне чәчрәтеп, сәхнә идәнен юешләтеп бетерә. Бервакыт, тамашачылар алдына баш ияргә чыккач, менә шул шәрабта таеп китеп, шпагатка утырган идем. Тамашачылар, бәлки, көлгәндер, кул чапкандыр, анысын уйлап тормадым, тизрәк сикереп торып басу ягын карадым. Аннан соң бер тапкыр «Гөргөри кияүләре» спектаклендә Җаграп белән көрәшкәндә чалбарым ертылды. Артым белән борылмыйча, әкрен генә артка чигенеп, гримеркага чалбар алыштырырга йөгердем. Андый чакларда артист югалып калмаска тиеш.
– Театрда сәхнәгә чыгар алдыннан берәр ритуал башкарасызмы?
– Без бер олы гаилә кебек. Менә шушы зур гримеркага артистлар җыела да, бергәләп сөйләшеп утырабыз, аралашып туя алмыйбыз. Труппаның традициясе бар. Әйтик, спектакль алдыннан түгәрәккә басып, барыбыз бергә кочаклашабыз. Кемнәрдер тагын аерым әзерләнә, ниндидер күнегүләр ясый. Минемчә, сәхнәгә чыгар алдыннан үзеңне бер генә минутка тынычлыкта калдырырга кирәк. Бу – образга кергәнче, үзеңне җыю, туплау дип әйтик.
Сәхнәнең үз сере бар. Сәхнәгә чыккач, дөнья мәшәкатьләре онытыла. Билең сызлыймы, тезең авыртамы – болар барысы да юкка чыга.
Беләсезме, мин артист булуны иң авыр һөнәрләр рәтенә кертер идем. Чөнки без халыкны тәрбиялибез, телебезне, традицияләребезне саклап калуда зур эш башкарабыз.
– Актер буларак үсешегездә эз калдырган остаз дип кемне атый аласыз?
– Укыган чакта Фәрит Бикчәнтәевнең, Радик Бариевның киңәшләре зур роль уйнады. Гомумән, һәр укыткан остазыма рәхмәтлемен. Миңа алар белән бергә эшләү, бергә театр тормышында кайнау, спектакльләрдә катнашу насыйп булды. Чын күңелемнән моңа сөенәм.
– Ә өлкән буын арасында кумирларыгыз бармы?
– Наил Әюпов белән Ринат Таҗетдиновны искә алмый мөмкин түгел. Наил абый бик матур җырлый иде. Моңлы тавышы аша аны әллә каян танып була торган иде. Ринат Таҗетдинов – театрга бөтен тормышын багышлаган, сәхнә белән янган шәхес. Бүген андыйлар аз.
Хәлим Җәләлов белән дә бик җылы мөнәсәбәттә идек. Күп тапкырлар җәй көннәрендә аның дачасына кунакка барганыбыз бар. Хәлим абый – минем улыма исем кушучы да әле. Улыма автографлары белән үз китапларын да бүләк иткән иде. Аның әкият китабын кичләрен балаларга укыйбыз.
– Тәнкыйтькә карашыгыз?
– Тәнкыйть дөрес юнәлештә яңгыраса, кабул итәм, каршылык күрсәтмим. Үсү, үзеңне чарлау өчен тәнкыйть бик кирәк. Ул булмаса, алга китеш юк, дип саныйм.
– Үзегезне ничек тасвирлыйсыз?
– Икеләнүчән мин. Бу сыйфат мине карарлар кылганда бик озаклап уйларга мәҗбүр итә. 7 кат уйла, бер тапкыр кис, диләр бит. Миңа бик күп тапкыр уйларга кирәк. Тагын бер ягым бар. Һәр башкарган эшемне тагын да яхшырак булдыра ала идем бит, дигән вакытлар булгалый. Аннан мин бик тә төгәллекне, чисталыкны, пөхтәлекне яратам.
– Хатыныгыз да сәнгать кешесе дип беләм. Бер-берегезне куәтләп торасызмы?
– Тормыш иптәшем Алсу Хуҗина белән Камал театры коридорында таныштык. Ул – җырчы, иҗади кичәләремдә дә актив катнаша. Быел Габдулла Тукай музеенда, Шәрык клубында чараларым узды. Аларда да хатыным һәм улым Айбулат катнашты. Әле минем кечкенә кызым Дания дә бар. Яшь ярымлык кына булса да, без җырлаганда, ул да моңланып, кушылып җырлап утыра.
Без бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итеп яшибез. Әйтик, мин актерлык осталыгы буенча берничә мәктәптә дәресләр бирәм. Балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый бит. Һәркайсына аерым подход таба белергә кирәк. Алсу миңа кирәк вакытта киңәшләрен бирә, нәрсәгәдер яңалык өстәп җибәрә.
– Балаларыгызны нинди булсыннар дип үстерәсез?
– Балалар әти-әнинең матур эшләрен, башкалар белән ничек аралашуын күреп үсә бит. Шуңа күрә дә гаиләдә аларга дөрес тәрбия бирергә омтылабыз. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга тырышабыз, дини тәрбия турында да онытмыйбыз. Улым белән бәйрәмнәрдә мәчеткә йөрибез. Без мәчеттә булганда, тормыш иптәшем белән кызым Дания өйдә кайнар коймаклар белән көтеп тора.
– Ялларыгызны ничек уздырырга яратасыз?
– Ялларымны гаиләм һәм дусларым белән үткәрергә тырышам. Буш вакытта кичләрен гаилә дуслары белән җыелабыз. Алар белән шигырьләр укыйбыз, халык җырларын, ретро җырларны искә төшерәбез. Шулай ук буш вакытларда гаиләм белән әниләребез янына туган якка Сарманга кайтабыз. Аларга мөмкин кадәр булышырга тырышабыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat