Казанда зиратларны карап тоту чыгымнары артачак

Шәһәр башкарма комитетының бу җәһәттән карары – әлегә коррупциягә каршы экспертизада.

Казанда 1 гыйнвардан зиратларны карап тотуның норматив чыгымнары күләмен арттыру планлаштырыла. Казан шәһәре Башкарма комитетының тиешле карары проектына әлегә коррупциягә каршы экспертиза уздырыла.

Документ нигезендә, чүп-чарны үз көчең белән чыгару – 1 куб.метры өчен 414,63 сум, мини-төягеч белән чыгару – 464,62 сум тәшкил итәчәк. Быел исә бу хезмәтләр бәясе 393,93 һәм 443,21 сум тора.

Аллеяләрне үз көчең белән җыештыру бер квадрат метры өчен – 6,08 сум, техника белән – 31 тиен тәшкил итәчәк. Әлегә моның бәясе –3,9 сум һәм 28 тиен. Кар чистартуга килгәндә, үз көчең белән (бер квадрат метры өчен) 2,96 (2,84 сум) һәм техника белән – 30 (23) тиен.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү