Бер караганда яңгыр, икенчесендә кар ява. Инде урманчыларның да эше беткәндер кебек. Октябрь ахырында Татарстанда янгын куркынычы сезоны да рәсми рәвештә ябылды. Әмма аңа карап урманчылар тик утырмый. Сезон ябылса да, тирә-якны җәяүләп күзәтү һәм янгын куркынычын космик мониторинглау эше дәвам итәчәк.
– Республикада янгынга каршы тору өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Урман фонды территориясендә янгыннарны үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында 25 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли, – дигән иде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бер очрашуда.
Быел урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы күрсәтүенчә, ел башыннан Татарстанда 356 термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 4,27 га мәйданда 239 янгын чыгу очрагы теркәлгән.
Татарстан урманчылары көзен нишли? Без шул хакта белештек. Берәүләр урманны чүптән чистарта, икенчеләр орлык җыеп тапшыра, өченчеләр җирне кышка әзерли.
Шушы көннәрдә «Кама урманчылыгы»на караган Чистай кишәрлеге урманчылары «Урманны саклыйк!» бөтенроссия акциясен уздырган. Алар шәһәрне яшелләндерү өчен 150 төп нарат утырткан.
Чарада катнашучылар шулай ук Чистай кишәрлеге урманчылыгында яшәүче тояклы хайваннарны өстәмә тукландыру өчен тозлыклар да урнаштырганнар.
– Хайваннарга мондый тозлыклар бик кирәк. Анда аларга җитәрлек минераль матдәләр күп, – ди «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин.
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев белән дә сөйләштек.
– Урманнарны тәртипкә китердек. Күп тапкыр өмәләр оештырдык. Көздән үк җирләрне эшкәртеп куябыз. Яз көне утырткан агачларны барлап чыгабыз. Үсеп китмәгәннәрен яңаларына алыштырабыз, – ди ул. – Без инде киләсе елның янгын сезонына әзерлекне башладык. Урман буйларын көздән махсус сукалатып куябыз. Алдан хәстәрен күрсәң, үзебез өчен дә, урманнарны саклау өчен дә файдасы булачак.
Урманчы әйтүенчә, алар инде орлыклар әзерләгәннәр. 45 кг нарат күркәсе, 360 кг яфраклы агач орлыклары җыйганнар.
Исегезгә төшерик: урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысасында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәме белән башкарыла.
«Зәй урман хуҗалыгы» белгечләре дә орлыклар җыюны төгәлләгән.
– Яхшы утырту материалы – урманның нигезе. Без орлык әзерләү, аннары үсентеләр куе, сәламәт булып үссен өчен зур көч куябыз, – ди Зәй урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Әсәдуллин.
Урманчылар тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнә. Әлмәт районының Кәләй урманчылыгы җитәкчесе Юрий Федоров әйтүенчә, урманчылар белән очрашу балаларда табигатькә карата кызыксыну уята.
– Балалар урман утырту акцияләре, өмәләр хакында кызыксынып тыңлый. Табигатьне саклауда аларга өмет зурдан. Аларны җәлеп итә белергә генә кирәк.
Сүз уңаеннан, урманчы һөнәренә җәлеп итү өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Татарстан Рәисе ярдәме белән урман хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечкә бер тапкыр акчалата ярдәм күрсәтелә. Көллият тәмамлаучылар өчен ул 150 мең сумны тәшкил итә иде. Ә инде югары уку йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум акчалата ярдәм алды. Киләсе елдан исә әлеге акчаны көллият тәмамлаучыларга – 300 мең сум, вуздан соң килүчеләргә 500 мең сум итмәкчеләр. Шулай ук урманчылык урнашкан район хакимияте башлыклары белән сөйләшеп, белгечне тораклы итәргә дигән уйлары да бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat