Үзе китте, эзе калганмы? Татар моңы легендасы Илһам Шакиров авылы бүген ничек яши? Яшь буын бөек җырчының җырларын беләме? Моң һәм кеше кадере – бизмән тәлинкәсен кайсы күбрәк баса? «ВТ» хәбәрчесе Татар дәүләт филармониясе артистлары белән Тукай районының Яңа Бүләк авылында кунакта булып кайтты.
Бүләктә бүләк бирешәләрме?
Бүләк авылы 1927 елда барлыкка килгән. Тарихы болайрак: бирегә күршедәге Таулык авылыннан өч гаилә килеп төпләнгән. Берсе – Илһам абыйның әтисе Гыйльметдин Шакиров. Ул тимерче булып эшләгән. Колхоз оешуга дәүләт комбайн, техникалар бүләк итә. Бүләкләрне кызганмыйлар, кыскасы. Шуны истә тотып, авылга Яңа Бүләк исеме бирелә.
Юмарт кешеләре дә аз түгел авылның. Илһам Шакировның абыйсының улы Камил Сабан туенда иң матур җырлаучыларга, шәп көрәшчеләргә саллы бүләкләр өләшә. Былтыр гармунчылар ансамбленә акчалата ярдәм иткән. Гармуннар төзәтүче Нәзир Гыймазетдинов үз акчасына клубка синтезатор, баян, курайлар, ансамбльдә чыгыш ясаучы кызларга күлмәк, калфак, изүләр бүләк иткән. Шулай булгач, исеме дә җисеменә туры килеп тора түгелме соң? Ә иң зур бүләк алар өчен – Илһам Шакиров.
Авыл сулышы
Яңа Бүләк Сарман, Зәй районнары белән чиктә урнашкан. 120 хуҗалыкта 200 кеше яши. Ишекләренә йозак эленгән йортлар юк диярлек. Әти-әниләре мәрхүм булса да, балалары туган нигезгә эзләрен суытмый. Шәһәрдән 40 чакрым ераклыкта урнашкангамы, саф татар авылына башка милләт вәкилләре килергә атлыгып тормый. Алар берничә генә. Авыл үз кагыйдәләре, гореф-гадәтләре буенча яши. Халкы бюджет өлкәсендә, җирле агрофирмада хезмәт куя. Шәһәргә барып эшләүчеләре дә юк түгел. Умарта тотучылары да, бәрәңге үстерүче, терлек тотучы фермерлары да бар.
– Авылның йөзе елдан-ел үзгәрә бара. Балалар бакчасы, мәктәп, музей, клуб төзекләндерелде. Мәктәп шәһәрнекеннән ким түгел. Анда 30 га якын бала укый. Узган ел чаңгы трассасы ясадык. Быел авылда күпкатлы йортларның ишегалдына асфальт түшәлде. Авылга керү юлын яңартасы бар әле. Ул шактый чыгым сорый, – ди Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов.
Башлык әйтүенчә, авыл халкы бердәм, тырыш. Кайгы, шатлыкларны бергә бүлешә. Халык рәхәт тормышка тиз ияләшә. Шуңа күрә таләпләре дә арта. Мөмкин булмаганны да сорый башлыйлар икән.
– Башка авылларга караганда, бездә җыр-моңга гашыйк кешеләр күбрәк. Балалар сәнгатькә гашыйк. Табигатьнең ниндидер бер тәэсире бар, – ди Мансур Сәгытдинов.
Нәзир Гыймазетдинов гармуннар төзәтү белән шөгыльләнә. Утызлап гармуны бар икән. 9 уен коралында уйный белә. Курай, сорнайлар да ясый.
– Иске уен коралларын китерүчеләр артты. Күрше авыллардан да киләләр. Уйныйсылары килә, димәк. Кирәк кешегә төзәтеп бирәм. Үзем балачакта уйнарга өйрәндем. Ансамбльдә хәзер 6 гармунчы бар, – ди Нәзир Гыймазетдинов.
Мөнәсәбәт
Бөек җырчының тууына киләсе елның февралендә 90 ел тула. Шул уңайдан чараларның иң беренчесен Филармония артистлары җырчының авылына кайтып хәл белешеп, концерт күрсәтүдән башлады.
Яңа Бүләк безне яңгыры белән каршы алды һәм шулай озатып та калды. Артистлар да, Илһам абыйның холкы шундый иде, диеште. Әйтерсең, табигать тә моңлана.
Бөек җырчыга мөнәсәбәт олы юл чатындагы стеладан ук башлана. Горур Илһам сәлам бирә. Авылда «Илһам» чишмәсе челтери. Аны ачканда Илһам ага үзе дә кайткан. Аның хөрмәтенә авылда бюст куелган. Музейда җырчының концерт костюмнары, портретлары һәм башка экспонатлар белән беррәттән математика һәм рус теле дәфтәрләре дә саклана. Билгеләре – «4ле» һәм «5ле». Музей исә әлегә эшләми. Юбилей елына ишекләре ачылыр дигән өмет бар.
Илһам абый белән горурланмаган кеше юк биредә. Әнә Чаллыда яшәүче Рәсим Бикмөхәммәтов концертка билетны беренче булып сатып алган. Илһам абыйны ул Галәмгә тиңли.
– Телефоныма Илһам Шакиров җырын куйдым. Шалтыратсагыз, аның моңын ишетерсез. Кая гына барсам да: «Яңа Бүләктән мин. Илһам авылыннан», – дип горурланып әйтәм. Чишмә ачканда оныкчыгым Диләргә 2 яшь иде. Илһам абый белән төшкән фотосын кадерләп саклыйбыз. Ул аны итәгенә утыртып, кулларыннан үбеп төшкән. Авылда бюстын ачканда да кайттык. Соңгы тапкыр Илһам ага Сабан туенда концерт куйган иде. Бер үкенеч калды: үзе исән чакта авыл халкы белән бергәләп видеога төшә алмадык, – ди Рәсим Бикмөхәммәтов.
Агыла моң
Мәдәният йортында кунакларны «Илһам» вокаль ансамбле, «Нур» театры артистлары моңлы җырлар һәм чәкчәк белән каршы алды. Укытучы Сәлмән Әхмәтҗанов Илһам Шакировка багышланган шигырен укыды.
– Без сезне сагындык, бу очрашуны көттек, ничек кабул итәрсез дип уйладык, – диде Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сәхнәдә. – Илһам абый – «халык дошманы» баласыннан халык герое дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше. Безне бик күп шагыйрьләр белән таныштыручы да ул. Элек җырлаганда шагыйрьләрне әйтеп тормаганнар. Илһам абый алар исемен әйтүне гадәткә кертте. Илһам абыйны Тукай һәм Сәйдәш белән тиңләп язучылар күп. Ул – татар халкын, мәдәниятен күтәрүгә зур өлеш керткән шәхес.
Мәдәният йортында узган кичәдә Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале һәм республика премиясе лауреатлары чыгыш ясады.
Тукай районы башлыгы вазыйфасын башкаручы Рөстәм Закиров, элек Яңа Бүләк кергән Сарман районы, Түбән Камадан килгән кунаклар да җылы сүзләрен җиткерде.
– Сарман районы булсынмы ул, Тукаймы, кайсы гына булмасын, Илһам абый – Яңа Бүләкнеке. Ул безгә көч өсти, шулай ук җаваплылыкны да арттыра, – диде Рөстәм Закиров.
Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе лауреаты Фердинанд Сәлахов та үз сүзен әйтте.
– Сез аны авылдаш буларак беләсез. Ә без күптөрле Илһам Шакировны беләбез. Бәхетле, бик үк бәхетле булмаган, ач һәм тук чакларын да… Без аның җырларын күңелдә яшәтәбез, сәхнәләрдә яңгыратабыз. Бу бөек исем татар яшәгәндә яшәр. Илһам абый гомерен татар, милләт булып яшәсен өчен багышлады. Без шул эшне дәвам иттерик, – диде ул.
Концертта Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар, истәлекләр яңгырады. Концертны «Туган тел» белән тәмамладылар. Тамашачысы да бик рәхмәтле, алкышларын кызганмады.
Үз чемоданыңны үзең күтәр!
Илһам Шакиров нигезендә хәзер абыйсы Кыяметдинның улы Рөстәм яши. Ә без аның туганы Флер белән сөйләштек. Илһам абый аны Өфнүн дип йөрткән. Бик көтеп алган бала булган ул. Аның турында ул болай дип сөйләде:
– Студент чакта Илһам абыйның фатирында яшәдем. Аның нык танылган чагы иде. Өенә шагыйрьләр, музыка белгечләре килә. Дуслар миңа: «Син абыеңның чабатасын күтәреп йөреп тә әллә кем була аласың», – диләр иде. Абый миңа: «Ипи үстерүче агрономнан да яхшы һөнәр юк. Кешегә һәрвакыт кирәк буласың», – диде. Без гади булдык. Аның исеменнән, дәрәҗәсеннән бервакытта да файдаланмадык. Үзе дә: «Һәрберегезнең үз һөнәре булсын, үз чемоданыгызны үзегез күтәреп йөрегез, кешегә күтәртмәгез», – диде. Беркайчан да байлыкка кызыкмады. Киемне тузганчы киде. Урманда йөрергә яратты. Авылга кайтса, печән чапты, утын ярды. Җәен кечкенә чакта чабата үреп саткан чагын искә төшерә иде. Мамадыш юлында җиләк сатучы балалар янына туктала, хәлләрен сорашып, тулы чиләкләрен алып китә иде. Балалар сөенеп кала. Абыйга, без бит инде сиңа күчтәнәчкә болай да тыктык, дип әйтәм. Кирәклеккә алмадым бит мин аны, Өфнүн, чабатамны алырлармы икән, дип кеше күзенә карап торган чакларым бар иде бит, күңелләре булсынга сатып алдым, ди иде. Ә шәһәргә кайткач, утыргычта утыручы әбиләргә өләшә. Юмарт иде үзе.
Илһам абыйның кушаматы Күке булган икән. Шакир бабасыннан тагылган ул. Илһам абый урманда җырлап йөргәндә, күке булып кычкырган да, шуңа шулай кушканнар, дип сөйләүче артистлар да бар. Күке тавышын бик яраткан Илһам ага. Дөрес, авылда аны берәү дә алай дип йөртми. Ул –яңабүләклеләр өчен буй җитмәслек Илһам Шакиров, мәңгелек моң һәм илһам чишмәсе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat