Быел Татарстан юлларына барлыгы 82 миллиард сум акча түшәгәннәр. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында гына да республикада 8,3 миллиард сумлык эш башкарылган. Татарстанның җиде авылында исә бәйрәм. Быел республикада әнә шулкадәр сала олы юлга тоташачак.
Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин юллар һәм акча турында сөйләде.
– Агымдагы елда республикада юлларны төзү һәм төзекләндерүгә 82 миллиард сум акча тотылды. Әле бу да чик түгел, – диде министр урынбасары, ел азагына кадәр тагын ике айга кадәр вакыт булуына ишарәләп. – Чагыштыру өчен: былтыр юл эшләренә 91,1 миллиард сум акча сарыф ителде.
Аерым алганда, 2024 елда Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында юлларны тәртипкә китерүгә 8,3 миллиард сум акча тотылган. Төбәк дәрәҗәсендәге юлларны төзү, төзекләндерү һәм карап торуга 37 миллиард сум акча бүлеп биргәннәр. Торак пунктлардагы асфальт юлларны ремонтлау, урамнарга вак таш җәю эшләренең һәркайсына берәр миллиард сум акча киткән.
Артем Чукин әйтүенчә, илкүләм проект кысасында Казан һәм аның тирә-ягында 1,3 миллиард сумлык эш башкарылган. Юл төзүчеләргә Казанда һәм башкаладан илтүче юлларда җиң сызганып эшләргә туры килгән. «Казан – Шәмәрдән юлын реконструкцияләү, Несмелов урамындагы юлның беренче этабын кулланышка тапшыру, Зур Казан боҗрасын төзекләндерү һәм Вознесение трактының беренче этабында автомобиль хәрәкәтен ачу – иң күләмле эшләр», – диде министр урынбасары. Бу уңайдан, Вознесение трактының икенче өлешенең һәм яңартылганнан соң, автомобиль юллары катлы-катлыга әйләнгән Горький шоссесының кайчан ачылачагын да сорадылар министр урынбасарыннан. Моңа кадәр юлчылар эшне ноябрьдә үк тәмамлаячак, дип хәбәр итсәләр дә, Артем Чукин тәгаен көннәрне атамыйча, сабыр итәргә генә киңәш бирде.
Ел ахырына кадәр республикадагы җиде авыл олы юлга тоташыр, дип көтелә. «Безнең 3 меңнән артык авылыбыз бар. Шул исәптән, 500 гә якын кечкенә авылда әлегә таш юл юк. Сүз машина хәрәкәте артык зур булмаган кечкенә салалар турында бара», – дип сөйләгән иде Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов узган ел йомгакларына багышланган очрашуда. Ком-таш төягән «КАМАЗ»лар Әгерҗе районының Яңа Бәзәкә авылына да килгән («ВТ» юлдан өзелгән бу авыл турында язып чыккан иде. – Ред.). Авыл халкы, редакциягә шалтыратып, сөенече белән уртаклашты. Артем Чукин әйтүенчә, Әгерҗедән тыш, быел олы юлга тоташачак авыллар республиканың Актаныш, Арча, Кайбыч, Кукмара, Лаеш һәм Аксубай районнарында урнашкан. «2024 елда Татарстанда 320 чакрым озынлыктагы җирле юллар яңартылачак», – диде ул.
Урау юлдан тизрәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлын төзү эшләре барышын тикшерде. Ул яңа юлдан йөреп тә карады.
М7 «Волга» трассасының яңа юнәлеше «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысасында төзелә. Алга таба ул Казан – Екатеринбург – Төмән югары тизлекле маршруты составына керәчәк. Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлының гомуми озынлыгы 81 чакрым тәшкил итә.
Төзелеш эшләре өч этапка бүленгән. Юл федераль агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, әлеге җирлекнең табигый үзенчәлекләре аркасында, төзелешнең икенче этабы ясалма корылмаларның күп булуы белән аерылып тора. «24 чакрым озынлыктагы әлеге участокта белгечләр дүрт полосалы автомобиль юлы, Шәңгәлче авылы янында һәм Чаллы – Әлмәт төбәк юлы белән кисешкән урында ике транспорт чишелеше, шулай ук ике юлүткәргеч төзеде», – диде ул. Моннан тыш, икенче этапта гына да елга һәм инешләр аша сигез күпер салганнар. Әйләнгеч юлның иң озын корылмасы – Чулман елгасы аша күпердә дә эшләр төгәлләнеп килә.
Рөстәм Миңнеханов урап узу юлыннан йөреп тә карады. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Чулман елгасы аша күпере булган урап узу юлын төзү – федераль әһәмияттәге мөһим стратегик проект.
– Яңа дүрт полосалы юл республикада транспорт белән барып җитү мөмкинлеген берничә мәртәбә яхшыртачак һәм Кама кластерын алга таба үстерергә мөмкинлек бирәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисенә күпфункцияле ял итү зоналары булган ягулык салу станцияләрен дә күрсәттеләр. Урап узу юлында шундый 8 мәйданчык булачак. Аларның дүртесе быел ук Костенеево һәм Шәңгәлче авыллары янында, юлның каршы як-ягында эшли башлаячак. Киләсе елда тагын 2 мәйданчык сафка басар, дип көтелә. Калган икесе алга таба төзеләчәк. Юл эшләрен 2024 ел ахырында тәмамларга ниятлиләр. Нәтиҗәдә, Казан белән Түбән Кама арасын узу вакыты бер сәгатькә диярлек кыскарачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat