Комментарийларга караганда, Санкт-Петербургтан килгән кунакларга да Рәис белән фотога төшү бәхете елмайган.
Туристларга Татарстан башкаласында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхете елмайган. Социаль челтәрләрдә һәм шәһәрнең телеграм-каналларында шул хакта язалар.
Кадрлардан күренгәнчә, Рөстәм Миңнеханов телефоны белән селфи төшерә. “Бәхет елмайды безгә!” – ди туристлар арасыннан берсе. Комментарийларга караганда, видеога Питер, Красноярск, Новосибирск һәм башка шәһәрләрдән килгән туристлар эләккән.
Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисенең моңа кадәр дә республикага килгән туристлар белән аралашканы булган. Апрель аенда ул Мәскәү өлкәсеннән килгән кунаклар белән очрашкан. Рәискә алар Татарстан башкаласын бик яратулары, шәһәрнең матур булуы турында сөйләгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat