Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Абай өлкәсе хакиме Нурлан Уранхаев белән очрашты

Катлаулы заманда дустанә мөнәсәбәтне саклап кала алдык. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанның Абай өлкәсе хакиме Нурлан Уранхаев белән очрашуда шулай дип белдерде. Мәгълүм булганча, бу арада Казанда Казахстанның Абай өлкәсе көннәре уза.

– Без Казахстан белән элемтәләрне арттыру мөмкинлеген югары бәялибез. Бу катлаулы чорда безнең дәүләтләр нәтиҗәле сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлекне саклап калды, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов очрашуда.

(Акцент) Сүз уңаеннан, Казахстан – Татарстанның читтәге әйдәп баручы партнерларының берсе. Узган ел ике арадагы сәүдә әйләнеше 7 процентка үсеп, 810 млн долларга җитте. «Бу бик җитди саннар», – дип искәртте республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, «КамАЗ» өчен Казахстан базары кызыклы һәм перспективалы булырга тиеш. Сүз уңаеннан, Казахстан белән Татарстанның башка компанияләре дә актив эшли («ЕлАЗ», «КЭР-Холдинг», «ПОЗиС», «Казанькомпрессормаш», «Эйдос» һ.б.).

Рөстәм Миңнеханов Абай өлкәсе белән хезмәттәшлек потенциалын югары бәяләде. Ике якка да отышлы булган хезмәттәшлек мөмкинлекләренә игътибар итәргә кирәк, дип саный Рәис. Аерым алганда, бу авыл хуҗалыгы, энергетика, машина төзелеше, ягулык кебек тармаклар. Мәдәни һәм парламентара алмашу, белем бирү юнәлешләрен дә онытасы түгел.

Нурлан Уранхаев җавап сүзе итеп Татарстан җитәкчелегенә Абай өлкәсе мәдәнияте көннәрен оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. «Татарстан безнең өчен якын дус һәм партнер. Безнең төбәктә бик күп татарлар яши», – диде ул очрашуда.

Сүз уңаеннан, бу көнне Казан Кремленең күргәзмәләр залында «Бөтен кешелекне үз туганыңны яраткан кебек ярат…» күргәзмәсе ачылды. Проектны Абай өлкәсе Мәдәният көннәре кысаларында «Җидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерләде. Күргәзмәдә Татарстан Рәисе дә булып кайтты.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү