Россия Президенты Владимир Путин “Валдай” халыкара дискуссияләр клубы утырышында Республика партиясеннән кандидат Дональд Трампны АКШ президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлады.
“Форсаттан файдаланып, аны Кушма Штатлар президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлыйсым килә. Инде әйткәнемчә, Америка халкы ышаныч күрсәткән теләсә кайсы дәүләт башлыгы белән эшләячәкбез”, – дип ассызыклады ул.
Владимир Путин сүзләренә караганда, шалтыратканын көтеп тормастан, Трампка шалтыратып алуны хурлыкка санамый, ләкин моны эшләмәячәк, чөнки Көнбатыш илләре җитәкчеләре билгеле бер вакыттан бирле аның белән элемтәләрне туктаткан. Шул ук вакытта ул АКШ президенты белән әңгәмәләшергә әзер булуын белдерде.
Россия дәүләте башлыгы фикеренчә, Трампның сайлау алды кампаниясе барышындагы белдерүләре игътибарга лаек.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat