Биредә иномарканың биш көпчәге, шулай ук фарасы һәм аккумуляторы югалган.
Татарстанда бер ир-ат, штрафстоянкадагы машинасының талануы сәбәпле, суд аша Эчке эшләр министрлыгыннан 1 миллион сумнан артыграк акча таләп итә.
“KazanFirst” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, 2019 елның июнендә Буа районындагы юлда Toyota, «Газель” эвакуаторы һәм трактор бәрелешкән. Авариядә эвакуатор йөртүче бик нык имгәнгән.
Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Авариянең иномарка хуҗасы гаебе белән килеп чыгуы ачыкланган. Суд ир-атны гаепле дип танып, ярты елга төрмәгә озаткан.
Эшне тикшерү барышында иномарка штрафстоянкага урнаштырылган. Бу хакта стоянка хуҗасы белән тиешле килешү төзелгән.
Иномарка хуҗасы ике ел узгач (2022 елда) штрафстоянкада сакланган вакытта машинасының талануы – кемнәрнеңдер иномарканың сул як фарасын, аккумуляторын һәм хәтта 5 көпчәген урлауларын белгән. Шунда ул, китерелгән зыянны каплау таләбе белән, Эчке эшләр министрлыгын суд хөкеменә тапшырган. Татарстан Арбитраж суды министрлыктан урланган әйберләрнең бәясен – 1 миллион 333 мең сум түләтү турында карар кабул иткән.
“Эчке эшләр министрлыгы бу карарга шикаять белдерәчәк, чөнки килешү буенча автомобильнең сакланылышына килешү төзегән зат җавап бирә”. – дип аңлатып үтелгән агентлык хәбәрчесенә министрлыкның матбугат хезмәтеннән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat