Татарстанда полиция хезмәткәрләре хатын-кызларны буарга маташкан ир-атны тоткарлаган

Түбән Каманың полиция хезмәткәрләре хатын-кызларга һөҗүм итүдә шикләнелүче ир-атны “кайнар эзләре” буенча тоткарлаган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Кичә полициягә ике хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Алар урамда ниндидер ир-атның, үзләренә ташланып, буарга маташканлыгын әйткән.

Җинаять кылуда шикләнеп тоткарланган 36 яшьлек ир-атның шәһәрдәге бер предприятиедә йөкче булып эшләве ачыкланган. Ул үзен исерекләрчә тоткан, әмма медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Гаебен таныган, ләкин үз гамәлләрен аңлата алмаган.
“Хулиганлык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү