Авыл халкын нәрсә борчый һәм нигә өметләнәләр?

Бүген тамагыбыз тук, табыныбыз мул икән, иң элек әнә шул кешеләргә рәхмәтле без. Саланы да, шәһәрне дә кайгыртып яши авыл кешесе. Таңнан уянып, кичкә кадәр тир түккәндә киләсе уңыш өчен сөенергә дә, кулы астындагы малкайларны кайгыртырга да, үз хуҗалыгын да яшәтергә өлгерә ул. Аларны нәрсә борчый да иртәгәдән ни өмет итәләр? Бу хакта үзләреннән сорадык.

Илгиз Хәйруллин

Эшләгән урыны һәм вазыйфасы: Әтнә районының Ленин исемендәге нәселле терлек заводы җитәкчесе

Хезмәт стажы – 38 ел, шуның 34 елы – хуҗалык җитәкчесе

Ни өчен авыл? Безнең заманда төпчек малайның төп йортта калуы язылмаган закон иде. Шуңа күрә мин авылда калачагымны белеп, аңлап үстем.

Эшегездә нәрсә рухландыра? Авыл хуҗалыгында эшләгән теләсә кайсы хезмәт иясенә моннан 30 ел элек тә авыр иде, хәзер дә җиңел түгел. Ләкин шулай да соңгы елларда авылга игътибар артты. Хуҗалык итү дә, 30 ел элеккеге белән чагыштырганда, җиңелрәк шикелле тоела. Бәлки ул җиңеллек тәҗрибә белән дә килгәндер, ә бәлки тормыш шулай җайлангандыр. Мин үзем авылымны, аның кешеләрен яратып, аларга яхшы эш шартлары тудырып, лаеклы хезмәт хаклары бирә алуыма сөенәм. Бүген хуҗалыкта эшләүче 210 хезмәткәребезнең барысы да үз авылыбызныкы. Бу – безнең зур бәхетебез. 30 млн сумлык техникада эшләр өчен кешене ялына-ялвара читтән чакырып китерүгә калса, эшләп булмый. Заманча фермаларыбызда, техникаларыбызда үз халкыбыз эшләргә тиеш. Авылда эшләгән кеше куанып эшкә килсен, мул хезмәт хакы алсын иде.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Мин үземне бервакытта да хөрмәтсез кеше итеп хис иткәнем булмады. Безнең республикада хезмәтне күрә беләләр. Эшли генә башлаган кешегә хезмәтеңне күреп, мактап җибәрүләре аеруча да кадерле. Ләкин иң зур хөрмәт – синең кул астыңда эшләүче кешенеке. Шуны аңлап эшләү – үзе бер бәхет.

Күңелегезне нәрсә төшерә? Бүген авылда эшләргә кеше җитмәү – иң зур проблемаларның берсе. Авылдан бер чыгып киткән бала кире әйләнеп кайтмый инде ул. Әле ярый бездә бу яктан бүген шөкер итәрлек. Киләчәктә дә шуны саклап калыр өчен, ил күләмендә акыл белән нидер эшләргә кирәк. Иң зур байлык – кыйммәтле техника, заманча фермалар түгел, ә аларда эшлисе механизаторлар һәм терлекчеләр. Менә шуны акыл белән аңлау кирәк.

 Нурсил Галиев

Эшләгән урыны һәм вазыйфасы: Кукмара районындагы «Урал» кооперативының баш зоотехнигы

Хезмәт стажы – 22 ел

Ни өчен авыл? Балыклы авылында туып-үстем. Укыган һөнәрем буенча эшләп китүгә, хуҗалыкның нык булуы роль уйнады. Белгечләрнең дә бик кирәк чагы иде. Программаларда катнашып, йорт салып чыктым. Өйләнеп, авылда яшәр өчен шартлар тудырдык. 

Эшегездә нәрсә рухландыра? Эшнең нәтиҗәсен күрү. Әйтик, менә әле күптән түгел генә Мәскәүдә «Алтын көз» күргәзмәсендә катнашып, алтын медаль алып кайттык. Анда голштин токымлы яхшы, тәүлегенә 60 литр сөт бирә торган ике сыерыбызны алып барган идек. Монда хуҗалыкның нәтиҗәле эшләве дә, сыерларның продуктивлыгы һәм матурлыгы да искә алынды. Бу – бер көнлек эш нәтиҗәсе генә түгел, ә еллар буе башкарылган хезмәт. Безнең хуҗалык нәселле терлекләр белән шөгыльләнә. Һәм мондый җиңүләр – барыбызның да уртак уңышы. Нинди генә яхшы белгеч булсаң да, ялгызың гына берни дә эшләп булмый. Хезмәтебезне күреп бәяләгән җитәкчебез Газинур Хәбибрахмановка рәхмәт. Соңгы бер елда сөт бәяләре стабильләште, анысы да сөендерә.    

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Бездә хәлләр яхшы әле, ә бит күп хуҗалыкларда сыер савучылар, механизаторлар таба алмыйлар. Фермалар читтән килгән кешеләр кулына калды. Кайчандыр үзебезгә түләмәгән акчаларны хәзер, икеләтә арттырып, шуларга түлиләр. Ләкин поезд инде китте, кешене кире кайтарып булмый. Ил күләмендә авыл хуҗалыгына игътибар юк, дип тә әйтеп булмый. Ләкин ул җитәрлек микән?

Күңелегезне нәрсә төшерә? Яшьләрнең авылда калмавы, булмаган бәхетне эзләп, шәһәргә китүләре кәефне кыра. Югыйсә авылда да менә дигән итеп яшәп була. Тармакта хезмәт хаклары да начар түгел. 80–100 мең сумны тәшкил итә. Сезон вакытында тагын да күбрәк алучылар бар. Димәк, элеккеге система инде эшләми, нидер үзгәртергә кирәк. Бәлки кызыксындыру чаралары турында ил күләмендә күбрәк уйларга кирәктер?

Рушания Гыйззәтуллина

Эшләгән урыны һәм вазыйфасы: «Ак Барс Питрәч» җәмгыяте бозау караучысы

Хезмәт стажы – 34 ел

Ни өчен авыл? Мин Татар Тау иле авылыннан. Заманында Казанга да китеп караган идем, кияүгә чыккач, кабат авылга кайттым. Чөнки шәһәр ошап бетмәде, авыл якынрак.  

Эшегездә нәрсә рухландыра? Гомер буе яратып эшләгән эшем булу. Бозаулар карый башлаганда, миңа 21 яшь иде. Аларны өлкән яшьтәге апа кулыннан алып калдым. Эш серенә дә ул төшендерде. «Үзеңә ышансаң гына кил бу эшкә», – дип әйтте. Эштән эшкә күчәргә яратмадым. Терлекләр арасында рәхәт миңа. Авырган вакытлары да була. Андый чакларда өйдән дөге сулары, йомыркалар алып киләм. Яңа туган бозауларны 3–6 айга кадәр карагач, холыкларын да өйрәнеп бетәсең. Хәзер бозау саны күбрәк. Ике атна эчендә 80 шәр бозау да җыябыз. Баш саннары 160 ка җиткән чаклар да бар. Хәзер дә ике группа карыйм. Бер ияләнгәч, тәрбияләүнең авырлыгы юк. Кул хезмәте күп булса да, фермалар уңайлы, асфальт юл түшәлгән. Элек пычрак яра идек, алай да зарланмадык. Хәзер эшкә чиста кием белән барабыз, чиста кием белән кайтабыз. Эшләгәч, акчасын да аласы килә. Ике группа карагач, кулга 60 мең сум акча керә.        

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Мин барысыннан да канәгать. Эшләгән кеше бервакытта да үлми. Безгә игътибар, җылы сүз дә җитә. Нинди генә гозер белән барсам да, җитәкчеләребез кире борып чыгарганы юк, хәл-әхвәлне белешеп торалар.

Күңелегезне нәрсә төшерә? Бары бер генә теләгем: тизрәк тынычлык урнашсын да, улым яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтсын. Өченче ел баламны көтәм, аның белән күрешүләр насыйп булсын иде, дип телим. Бөтен уем аның янында. Әтиләрен ике улы да зур түземсезлек белән көтә.   

Раил Фәйзрахманов

Эшләгән урыны һәм вазыйфасы: Арча районындагы «Ак барс» агрокомплексы механизаторы

Хезмәт стажы – 17 ел

Ни өчен авыл? Кечкенәдән әтидән калмадым. Ә инде бишенче сыйныфта абыйның ярдәмчесе булып эшли башладым. Чынлап торып 2007 елдан бирле комбайн штурвалы артында. Авылда калуымның бер сәбәбе җир эшен ярату булса, икенчесе – әти-әнине калдырып китәсе килмәү.  

Эшегездә нәрсә рухландыра? Кайвакыт эш күплектән арыта да, авырлыклары да була, тик кечкенәдән шушы авыл хуҗалыгында булгач, барыбер ярату өскә калка. Авылны, җирне, авыл хуҗалыгын яратам. Республиканың азык-төлек базарына үз өлешемне кертә алуыма сөенәм.

Җир кешесенә хөрмәт җитәрлекме? Авыр сорау. Авыл хуҗалыгы мактаулы тармак булса да, кайвакыт гаделсезлекләр белән очрашырга туры килә. Спорттагы шикелле монда да дөрес булмаган бәяләүләр булгалый. Эш кешесенә игътибар бик җитеп бетми шикелле. Эшчеләрен хөрмәтләүдә хуҗалык җитәкчеләреннән күп нәрсә тора. Моңа кадәр гаделсезлекләр күп булды, яңа хуҗабыз аларны кабатламас, дип ышанам.    

Күңелегезне нәрсә төшерә? Авылны күтәрә торган яшьләр күбрәк булсын иде. Кызганыч, хәлләр бик үк яхшы түгел. Әлегә авылны абыйлар яшендәге гаиләләр тотып тора, тик алардан соң килүчеләр бик аз бит. Аннан соң механизаторның төп эше яздан алып көзгә кадәр генә. Ә кышын эш булмау авыр. Соңгы ике елда мегафермада эшлим.  

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү