Чолганышта калган Украина хәрбиләренең гомуми саны – 15 меңгә якын. Россия Президенты Владимир Путин “Валдай” форумы пленар утырышында шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, алар чолганыштан чыгу өчен елга аша йөзмә кичүләр корырга маташа, әмма безнең артиллерия аларны санаулы мизгелләр эчендә юк итеп тора.
Биредә сүз Купянск юнәлешендә Украина кораллы көчләренең 10 мең һәм 5 мең хәрбидән торган ике төркеме турында бара.
“Менә хәзер кайбер юнәлешләрдә, әйтик, Купянск юнәлешендә – хәрбиләр миңа кадәр бу хакта әйткәндерме-юктырмы – анысын белмим – Украина гаскәрләренә ике урында юл ябылган. Бер урында 10 мең чамасы хәрби сусаклагычка кысрыклап китерелгән. Тагын бер урында – Купянск тирәсендә 5 меңгә якын кешегә юл ябылган”, – дигән Владимир Путин.
Аның әйтүенчә, алар инде чолганышта, аннан чыгу өчен йөзмә кичүләр корырга маташалар, ләкин безнең артиллерия аларны санаулы мизгелләр эчендә юк итеп тора.
Президент шулай ук Киевнең Курск өлкәсендә 30 меңнән артыграк хәрби хезмәткәрен югалтуы турында билгеләп үткән. “Алар Курск өлкәсенә бәреп керде, гаять зур югалтулар бәрабәренә. Өч айдагы югалтулары бөтен узган елдагыга караганда да күбрәк. Ә нигә шуның кадәр зур югалтулар кичереп шунда утыралар? Океан аръягыннан шулай кушылган: һичьюгы сайлауга кадәр ничек тә бирешмәскә”, – дигән фикердә Президент.
Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин октябрь аенда белдергәнчә, Курск өлкәсенә бәреп кергән Украина хәрби көчләре подразделениеләренең бер өлеше – 2 меңләп кеше чолганышта утыра. “Чолганышта калучылар үзләренең нинди хәлгә төшүен аңлап та бетерми әле, чөнки, безнең мәгълүматларга караганда, гаскәрләр белән тотрыклы идарә итү юкка чыккан”, – дигән иде ул.
Президент бу атнада ышандырып әйткәнчә, Россия гаскәрләре озакламый Курск өлкәсе территориясен Украина хәрбиләреннән тулысынча азат итәчәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat