Чистай районында 32 яшьлек хатын-кыз, интернет аша диңгез продуктлары сатып алмакчы булып, мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Хатын-кыз интернетта диңгез продуктларын сату турында белдерүгә юлыккан. Тәкъдим белән кызыксынып, сайтта заявка калдырган. Берникадәр вакыттан соң компания хезмәткәре аның белән элемтәгә кереп, продукциянең турыдан-туры Хабаровскидан китерелүен хәбәр иткән. Товарларының югары сыйфатлы һәм бик тәмле булуын әйткән.
Сатып алучы сатучы белән мессенджер аша диңгез продуктларының ассортименты, бәясе, китереп бирү шартлары турында белешкән. Барысын да ачыклаганнан соң, сатучыга, бернинди дә документын сорап тормастан, 90 мең сум күчергән. Әмма товар кайтмаган.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat