Татарстанда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануның сыйфаты һәм иминлеге буенча “кайнар линия” эшли башлаган. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
“11-15 ноябрьдә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануның сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирү оештырылачак”, – диелгән ведомствоның телеграм-каналында.
Ата-аналар, гомумән бу мәсьәләләр белән кызыксынучылар мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану мәсьәләсендә санитария нормаларының ни дәрәҗәдә үтәлүе турында сораулар бирә ала. Сорауларны эш көннәрендә 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә (843) 273-15-83 номерына шалтыратып бирергә мөмкин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat