55 яше тулу уңаеннан, Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов 8 ноябрьдә Казанда концерт оештыра. Шул уңайдан «ВТ» хәбәрчесе җырчы белән әңгәмә корды. Айдар Габдинов юбилейга әзерлек, якын киләчәккә куелган максатлар һәм милли җырларны башкаручы яшьләргә мөнәсәбәте турында сөйләде.
– Айдар абый, юбилей концертына әзерлек ничегрәк? Санаулы сәгатьләр генә калып бара бит.
– Барысы да «согласно расписанию» бара. Концертта Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, Алсу Вәлиуллина, Ләйсән Сөнәгатова һәм шулай ук кызым Айсылу Габдинованың чыгышлары планлаштырылган. Программаның төп «кадагы» – Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестры һәм данлыклы «Казан» бию ансамбле. Татар гармунчылары ансамбле дә булачак. Концертка килгән тамашачыларны алар фойеда биетеп һәм җырлатып торачак.
– Тамашачы нинди милләт җырларын ишетәчәк?
– Концертта татар, рус, башкорт халык җырлары һәм чит ил классикасы яңгыраячак. Дөнья классикасыннан Штраусның – «Тост Орловского», Вердиның «Травиата»сыннан «Застольная» җыры, «Турандот» операсыннан Nessun dorma ариясе башкарылачак. Әлбәттә, тамашачы иң яраткан композиторларым Салих Сәйдәшев һәм Рөстәм Яхин җырларын да ишетә алачак. Монда бөтенесен санап бетереп тә булмый.
– 55 яшегезне сентябрь аенда каршы алдыгыз. Артка борылып карап, барысын да барлап, нинди нәтиҗәләр ясый аласыз?
– Аллага шөкер, 55 кә җитсәм дә, тавышым бар. Бик үк гади булмаган репертуар белән концертлар куя алуыма, шәһәр филармониясендә эшләвемә сөенәм. Гаиләм, балаларым бар, репетиция вакытларында янымда оныгым да йөгереп йөри. Шундый алтын вакытка җитә алганыма шөкер итәм.
Әзрәк борчып куйган әйберләр дә юк түгел. Вакыт аккан су кебек, нәрсәгәдер өлгереп булмый шикелле. Бераз вакытның кадерен белергә кирәклеген аңлый башлыйсың.
– Якын киләчәккә куйган максатыгыз?
– Концертны яхшы итеп уздырып җибәреп, алга таба да кулларны төшермичә, эшләргә дә эшләргә иде. Эшләгән саен эш күбрәк була ул.
– Сез үзегездән канәгатьме?
– Камиллеккә чикләр юк, дип әйтсәң дә ярыйдыр. Теге вакытта эшли алганны эшләп өлгермәдем, дигән үкенечләр бар. Бер үкенечем дә юк, дигән кешеләр алтын буладыр ул.
– Арыган вакытларыгызда ничек көч туплыйсыз?
– Өйдә гаиләм белән ял итәм. Иң мөһиме – җан тынычлыгы. Җан тынычлыгы булса, көч туплана.
– Илһам чыганагыгыз да – гаиләме?
– Гаилә һәм милләт язмышы. Татарстаныбызның, милләтебезнең уңышларын ишеткән, матбугатта, интернет чыганакларында укыган саен, күңелемдә дәрт һәм илһам кабына. Тагын да күбрәк иҗат итәсе килә башлый. Тик менә татар авылларында татар балаларының туган телдә сөйләшмәве башка сыймый. Әти-әниләрнең балаларга татар телен өйрәтмәвенә кәефем кырыла.
– Гади тормышта Айдар Габдинов нинди?
– Нинди икән мин?.. Төрле кешегә төрлечәдер инде (көлә). Кемгәдер – тыйнак, кемгәдер тыныч булып тоеламдыр. Тәртип яраткач, башка кеше күзенә вакчыл булып та күренәмдер.
– Сезне алайса перфекционист дип әйтеп буладыр?
– Күпмедер дәрәҗәдә (көлә). Мин үзем – реалист һәм ата-бабаларча яшәргә тырышучы кеше. Гореф-гадәтләр һәм дингә нигезләнеп гомер итәргә тырышам.
– Җырчы юлыннан китмәсәгез, кем булыр идегез?
– Журналист һөнәрен сайлаган булыр идем дип уйлыйм. Яшүсмер чакта дипломат булырга, чит илләргә йөрергә тели идем, тик башкачарак килеп чыкты. Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга кердем. Ул елларда Уфада татар редакциясендә «Шәрык», аннан «Юлдаш» радиоларында эшләдем. Университетны тәмамлау белән Башкорт дәүләт педагогика университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыттым. Җырчы булмасам, шул юлдан барган булыр идем, мөгаен.
Заманында язмыш Мирсәет ага Яруллин белән очраштырды. Сүз артыннан сүз чыгып, ул мине консерваториягә чакырды. Канатланып, Казанга консерваториягә килдем дә тулысынча язмышымны җырга бәйләдем, профессор Зилә Сөнгатуллина курсын тәмамладым. Шул вакыттан бирле Казан филармониясендә солист булып эшлим.
– Ә ни өчен нәкъ менә классика, ретро җырларга өстенлек бирәсез?
– Классика бит ул – иң матур, иң уңышлы әсәрләр дигән сүз. Минем дә иң матур, иң уңышлы җырларны гына башкарасым килә. Төрле милләт җырларын да бик яратам. Хәлеңнән килә икән, нигә башкармаска?
Ретро җырларга килгәндә, элек «ретро» дигән тамга сугу юк иде. Нәрсә соң ул ретро? Узган гасырның 20 нче елларында ниндидер вакыйгага багышлап җырланган әсәрләрне ретро дип атар идем, мөгаен. Ә бүген ирекле рәвештә «ретро» дигән тамга сугалар. Бар әйбәт җырлар, бар бик үк уңышлы булмаган җырлар. Мин исә уңышлы, моңлы җырларга һәм профессиональ композиторларга өстенлек бирәм.
– «Моң» сүзенә нинди мәгънә саласыз?
– Моң ул – миллилек. Кайбер җырны тыңлагач, нәрсә турында икәнен дә әйтеп бирә алмыйсың, чөнки аның мәгънәсе юк. Сүзләре бәгырьгә үтеп керерлек җырларны моңлы дип атыйм мин.
– Ә бит яшьләр милли җырларны түгел, «яшьләрский»не ярата.
– Яшьләр, заманча дип атап, ниндидер Көнбатыш илләре җырларын тыңлый. Нишләп әле милли булса, яшьләрчә түгел дә, Көнбатышныкына охшаса, яшьләрчәгә әверелеп куя соң ул? Үзебезчә, милли итеп, ләкин җырны бозмыйча, элек җырланган җырларны башкарырга кирәк. Милли җырлар заманча һәм яшьләрчә була ала. Милли җырларыбызны, милли композиторларыбызның әсәрләрен, тырышып, алга сөрүче тыйнак яшьләргә һәрвакыт хөрмәт белән карыйм.
– 18 яшьлек Айдарга нәрсә дип әйтер идегез?
– 18 яшьлек Айдарга вакытның, әти-әниеңнең кадерен бел, дияр идем. Сәламәтлегеңне, көч һәм илһамыңны әрәм-шәрәм итмәскә киңәш итәр идем. Гомумән, барлык яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул: укыган вакытта белем алырга, вакытны әрәмгә уздырмаска, яшьлекнең кадерен белергә кирәк, чөнки тормышта барысы да бик тиз узып китә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat