Татарстанда сораштыруда катнашкан һәр 10 кешенең берсе коррупциягә тап булган

Татарстанда социологик сораштыру (коррупциягә каршы мониторинг составына керә) нәтиҗәләре буенча, респондентларның 10 проценты чамасы коррупция күренешенә тап булган. Татарстан Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә шул хакта белдергән.

“3500ләп кеше арасында сораштыру үткәрдек. Респондентларның 9,9 проценты узган ел дәвамында бер тапкыр гына булса да коррупция белән күзгә-күз очрашканлыгын билгеләп үтте”, – дигән Алексей Панкратов. Аның әйтүенчә, бу күрсәткеч 2011 елдан бирле ике тапкыр диярлек кимегән.
“Коррупциягә тап булучыларның 40 проценты чамасы ришвәт бирү яки алу карарына килгән”, – дип билгеләп үткән Рәиснең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе оештыру бүлеге мөдире.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү