ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов: «Юлга штраф салыр өчен чыкмыйбыз»

Татарстан юлларында һәлак булучылар арта. Узган ел белән чагыштырганда гомере өзелгән кешеләр 24кә күбрәк. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов белән куркыныч очракларның төп сәбәпләре, балалар һәм аларның әти-әниләрен тәрбияләү, кагыйдә бозучыларны акылга утырту һәм инпекторларга карата мөнәсәбәт турында сөйләштек.

Рөстәм Рамилевич, узган атнада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында куркыныч саннар әйтелде: аварияләр һәм анда зыян күрүчеләр кими, ә үлүчеләр арта. Сәбәбе нидә?

– Татарстанда юллар имин булсын өчен ГАИ идарәсе, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, башка җаваплы оешмалар тарафыннан зур эш башкарыла. Чыннан да, аварияләр кими, анда җәрәхәт алучылар саны азая. Ә менә һәлак булучылар, кызганыч, арта. Берьюлы берничә кешенең үлеменә китергән куркыныч очраклар булды. Андый һәлакәтләрнең төп сәбәбе – каршы юлга чыгу. Ашыгалар. Барысы да тизлек аркасында килеп чыга. Кагыйдә бозучылар үзләренең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куйганнарын оныта. Моны аңламаучылар, ишетмәүчеләр дә бар.

Ничек аңлатырга?

– Күбрәк сөйләргә, күрсәтергә кирәк. Бу эштә ярдәм иткәннәре өчен матбугат вәкилләренә рәхмәт. Төп коралыбыз – пропаганда, аңлату эше. Кешеләр уйлансын өчен, һәр очрак турында хәбәр биреп барырга тырышабыз. Штраф белән генә булмый. Анысы аңламаган кешеләр өчен. Әмма алары да җитәрлек. Әйтик, исерекләр. Саннар кимесә дә, әле дә зур проблема. Икенче мәртәбә исерек килеш эләккән кешеләргә карата ел башыннан бирле 600 дән артык җинаять эше ачылды. Мондый очракларны берничек аклап булмый. Бер егет, улы туган көнне исерек килеш рульгә утырып, авариягә очрый һәм һәлак була. Улы өчен гомерлек яра бит ул: аның туган көнендә әтисе үлгән!

Шешәне һәркем тотмаса да, ике йөртүченең берсендә телефон. Сөйләшү турында әйткән дә юк, әле бит рульдә килеш язышып баралар.

– Әйе, телефон зур һәлакәткә китерергә мөмкин. Дөрес әйтәсез, сөйләшәләр дә, видео да карыйлар, язышалар да. Яше дә, карты да телефонда. Кызганыч, куркыныч очраклардан сабак алмыйлар. Телефон аша «туры эфир»га чыккан вакытта бәрелеп үлүчеләр булды бит! Инспекторлар бу юнәлештә эшли, беркетмәләр төзиләр. «Халык инспекторы» аша хәбәрләр җыябыз. Файдасы булыр дип уйлыйбыз. Әйтәм бит, бертуктамый аңлатырга кирәк. Син телефонга карап утырганда, юлга бала атылып чыгарга, алдагы машина кинәт туктарга мөмкин. Рульдә йөрүчеләр генә түгел, җәяүлеләр өчен дә куркыныч ул телефон. Юл аша чыкканда туктап язышалар. Яшь, чибәр кызлар һәм егетләр, тормышлары әле башланып кына килгәндә гомерлек инвалид булып калырга мөмкин.

Замананың тагын бер бәласе: быел җәй буе питбайклар турында шауладык. Кышка кергәндә тынычланган кебек булдык. Әмма җәй тагын җитәчәк һәм тагын чабыша башлаячаклар.

– Без мотоциклда тиешенчә киенеп, закон кушканча катеогриясен алып йөргән кешегә берни әйтмибез. Тәртипле йөртүчеләр белән дус яшибез. Нинди чаралар күрелгәнен сорасагыз, 14 өстәмә мотоцикл кайтты. Аның өчен Татарстан Рәисенә, Хөкүмәткә рәхмәт. Егетләрне укытабыз, әзерлекне арттырабыз.

Әйе, питбайклар – зур проблема. Кызганыч, әти-әниләрнең барысы да ишетми. Андый транспорт белән спорт мәйданчыгында гына йөрергә ярый. Әле анысы  өчен дә әзерлек кирәк, үз таләпләре бар. Бала барысын да уйлап бетерми. Урманда, басуда йөрибез, диләр. Анда да бит төрле хәлләр булырга мөмкин. Тузан күтәрелә дә, арттан баручысы агачка килеп бәрелә. Булды бит андый очраклар да. Туган көненә бүләккә сатып алынган питбайкта йөргәндә гомере өзелгән балалар булды. Әти-әнисенә коточкыч кайгы.

Безне ишетсеннәр иде! Шуңа күрә җәен дә, кышын да гел сөйләп торырга кирәк. Мәктәпләргә дә йөрибез. Мәгариф министрлыгына зур рәхмәт. Зур эш алып барыла. Үз улымны үрнәк итеп китерәм. Тротуардан барабыз, юл аркылы чыкканда самокатыннан төшеп, аны этеп чыкты. «Кем өйрәтте?» – дим. Балалар бакчасында сөйләгәннәр икән, исендә калдырган. Әти-әниләр, матбугат, барлык оешмалар белән бергә эшләргә кирәк. Бала беркайчан да гаепле түгел, алар өчен өлкәннәр җаваплы.

Җаваплылык димәктән, кагыйдә бозучылар турында «Халык инспекторы» аша хәбәр җибәргән өчен акча түли башладылар. Файдасы барлыгына шикләнмим. Шулай да сорамый булдыра алмыйм: хәбәр җибәрүчеләр иминлек өчен борчыламы, әллә акча эшләргә ниятлиме?

– Төрлесе бар, миңа калса. Безгә бит «Халык инспекторы» аша да, башка юллар белән дә хәбәрләр җибәрәләр. Барысына да рәхмәт. Әлбәттә, мондый ысулны яратып бетермәүчеләр, хәбәр итүчене әләкче дип кабул итүчеләр бар. Ә менә мин алай уйлый алмыйм, чөнки юлларда нинди аварияләр булганны, гомере өзелгән кешеләрне күреп торам. Нурлат районында эшләгәндә авария булган бер урынга бардык. Авылда машина әйләнеп капланган, йөртүчесе исән, аның янында утырган кеше үлгән. Шунда җыелган кешеләр сөйли: аларның машинада эчеп утырганын, кабат кибеткә барып килгәннәрен күргәннәр. Ник беребез дә туктамадык, хәбәр итмәдек диләр. Инде ГАИ чакыртмыйсыз икән, ник ачкычларын булса да тартып алмыйсыз? Безгә бит аның беркетмәсе дә кирәкми, кешесе исән калсын! Биектау районында яшь егетләр квадроцикл белән баганага бәрелде. Өчесе дә һәлак булды. Безгә хәбәр итсәләр, яки берәрсе туктатып калса, алар бит исән булыр иде. Миңа калса, кагыйдә бозу турында хәбәр итүчеләрнең күбесе иминлек өчен борчыладыр.

Күп тапкыр кагыйдә бозучыларның исемнәрен халыкка игълан итүнең файдасы бармы?

– Үзләре аңламый икән, һич югы әти-әниләре, бергә эшләгән хезмәттәшләре ишетсә дә файдасы булыр. Бәлки алар үзләрен герой дип саныйдыр. Алай икән, яннарында акыллы кеше булып, аларны аңга китерерләр дип өметләнәбез. Әтисенә хат килә икән, битараф каладыр дип уйламыйм. Иң яхшы профилактика инспектор да, халык та түгел. Яхшы гаилә икән, әти-әнисе барыбер сүзсез калмый инде.

Килешәсездер, йөртүчеләрнең ГАИга карата мөнәсәбәте һәрвакыт төрлечә булды. Әмма машиналар саны арткан саен, урамда инспекторларның күбрәк булган вакытын сагынып сөйләүчеләр дә ешрак очрый. Бөтен өмет – камералардамы?

– Инспекторлар да, камералар да арта. Ә инде ярату-яратмауга килгәндә, безнең егетләр юлга беркетмәләр төзү өчен чыкмый. «Палочная система» бетте. Иң беренче чиратта авария китереп чыгара торган кагыйдә бозу очракларына игътибар итәргә кушабыз: каршы юлга чыгу, исерек килеш рульгә утыру, җәяүлеләргә юл бирмәү.

Теләге булганнарны исә үзебезгә эшкә чакырабыз. Вакансияләр бар, килегез, очрашыйк. Чакырып калабыз. Эшебез җиңел түгел, әмма өстен яклары да бар. Әйтик, ДПСта (юл-патруль хезмәте) эшләгән кешенең һәр 1 ел хезмәте 1,5 гә тиң. Димәк, ул 13 елдан инде пенсиягә чыга ала.

БРИКС саммиты барышындагы сынауны уңышлы узуыгыз белән котлыйм!

– Аллаһка шөкер, безнекеләр дә, читтән килгән егетләр дә бик яхшы эшләп чыкты. Әлеге зур чарага әзерлек ел башыннан ук башланды. Бу – командалы эш. Барысы да җайга салынган иде. Бөтен республика белән эшләдек.

Һөнәри бәйрәмегез – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан егетләргә нинди теләкләрегез бар?

– Үзләренә дә, гаиләләренә дә исәнлек-саулык насыйп булсын. Эшкә теләп килсеннәр, өйләренә сагынып кайтсыннар. Гаиләләренә тынычлык телим! Ял булсынмы, бәйрәм булсынмы, Сабан туемы, Яңа елмы, яңгырмы, кармы, ДПС хезмәткәре – юлда. Юлларда кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр!

 

Татарстанда юл фаҗигаләре
  2023 ел 2024 ел аерма
авария 2868 2665 -203
зыян күрүчеләр 3427 3235 -192
һәлак булучылар 237 261 +24

 

2 ноябрьгә алынган мәгълүматлар

 

Исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр
  2023 ел 2024 ел аерма
авария 193 149 -44
зыян күрүчеләр 224 189 -35
һәлак булучылар 35 25 -10

 2 ноябрьгә алынган мәгълүматлар

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү